+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Фольклориада халыклар дуслыгы символына әйләнсен!

Бүген Башкортстан VI Бөтендөнья фольклориадасын каршы ала. “Русиядә беренче тапкыр традицион мәдәниятнең мондый киңкүләм форумын уздыру мөмкинлеге нәкъ безнең республикага бирелүе белән горурланабыз”, — диде чараның ачылу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Евразиянең үзәгендә, Көнчыгыш һәм Көнбатыш очраша торган республикада Фольклориаданы уздыру символик мәгънәгә ия.
«Әйе, без - төрле. Безнең үз телләребез һәм мәдәниятләребез бар. Әмма без — тугандаш, яхшы күршеләр. Һәм бердәмлегебез белән көчле. Без җиребезне яратабыз, бергәләп Ватаныбызны көчлерәк һәм баерак итәбез. Уртак уңышларга куанабыз. Шулай булырга тиеш, бөтен планетада», — диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә без дистәләгән ил халыкларының мәдәниятләренең күп чәчәкле булуына сөенәчәкбез, Фольклориадада катнашучыларның талантларына сокланачакбыз.
«Бу көннәрдә без дөньяның 37 иленнән килгән кунакларны каршы алабыз. Фольклориада безгә Бөтендөнья яшьләр форумы атмосферасын искә төшерә, ул 1957 елда Мәскәүдә үткән иде. Фольклориада һәммәбез өчен халыклар дуслыгы символына әйләнсен. Чын иҗат һәм илһам бәйрәменә, онытылмас вакыйгаг әзверелсен. Сезгә чагу хисләр, онытылмас тойгылар телим! Башкортстанга рәхим итегез, дуслар!” — дип сәламләде Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларны Радий Хәбиров.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: