+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Фольклориада старт ала!

Башкортстанда елның күптән көтелгән фольклор вакыйгасы старт ала. Тантаналы чара "Уфа-Арена" боз сараенда узачак.

Башкортстанда елның күптән көтелгән фольклор вакыйгасы старт ала. Тантаналы чара "Уфа-Арена" боз сараенда узачак.
Фольклориададан турыдан-туры трансляцияләрне БСТ, "Башкортостан-24" телеканалларының эфирларында һәм социаль челтәрләрендә, Фольклориада сайтында карарга мөмкин булачак: https://folkloriada2021.com/
«Волна», «Первомайский» һәм «Демский» паркларында 3 фан-зона оештырылачак, анда Уфа кунаклары һәм халкы турыдан-туры трансляцияләрне карый алачак.
Башкортстанда 3-10 июльдә узачак VI Бөтендөнья фольклориадасы турында барлык актуаль мәгълүмат хәзер мобиль гидта бар: https://folkloriada кonline. Биредә чаралар тәртибен, концертлар узачак мәйданчыклар һәм башкала кунакларына тәкъдим ителгән истәлекле урыннар турында мәгълүматны карарга, шулай ук зур халыкара форумның иң яңа яңалыкларын белергә мөмкин.
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: