+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Фольклориада уникаль хат җибәрү мөмкинлеге дә бирә

VI Бөтендөнья Фольклориадасын ачу тантанасы кысаларында «Уфа-Арена» боз сараенда фестиваль эмблемасы төшерелгән почта маркировкасы конвертын махсус гамәлгә кертү тантанасы узды.

VI Бөтендөнья Фольклориадасын ачу тантанасы кысаларында «Уфа-Арена» боз сараенда фестиваль эмблемасы төшерелгән почта маркировкасы конвертын махсус гамәлгә кертү тантанасы узды.
Чарада Фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы (CIOFF) президенты Филипп Боссан, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова катнаштылар.
VI Бөтендөнья фольклориадасы уңаеннан почтада куллануга фестиваль эмблемасы төшерелгән махсус штемпель чыгарылды. Шундый ук эмблема һәм «VI Бөтендөнья CIOFF® Уфа шәһәре, 2021 елның 3-10 июле» дигән язу кичә чыгарылган почта конвертында бар. Конвертларга штемпельнең беренче штампларын Филипп Боссан, Радий Хәбиров һәм Лилия Гомәрова куйдылар. Барлык катнашучылар да дөньяның теләсә кайсы почмагына «Уфа-Арена»дан уникаль бәйрәм конверты җибәрү мөмкинлеге алды.
Почта продукциясен махсус штемпель белән басу 3-10 июльдә генә мөмкин булачак. Билгеле даталар белән мондый штемпельләр чыгару еш булмый, шуңа бу игътибарны җәлеп итә, аеруча филателистларныкын. Уникаль штемпель штампы булган маркалар, конвертлар коллекционерлар арасында аерым кыйммәткә ия була.
VI Бөтендөнья фольклориадасы эмблемасы булган почта конверты 500 мең тираж белән басылган һәм Русия почтасы бүлекләренә таратылган.
Фото: ufacity.info/press/news/411823.html
Читайте нас: