+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Фольклориадада катнашу - зур мәртәбә

Бөтендөнья фольклориадасы волонтерларының аккредитацияләнгән корпусы 450 кеше тәшкил итә.

Бөтендөнья фольклориадасы волонтерларының аккредитацияләнгән корпусы 450 кеше тәшкил итә.

Әлеге вакытта Фольклориада башлануга берничә сәгать кенә калды. "Уфа-Арена"да кунакларны, катнашучыларны каршы алырга бар нәрсә дә әзер. Пресс-үзәктә дә эш кайный. Журналистлар өчен барлык уңайлыклары да булган үзәк урнашкан. Волонтерлар да үз эшләрен яхшы башкара. Мине Пресс-үзәккә Уфа егете Данил Прошкин озатып куйды. Данил сүзләренә караганда быел гына 11нче сыйныфны тәмамласа да, волентер булып икенче чарада катнаша. Беренчесе - Русия-Тай уеннары.
- Уфабызда шушындый мәртәбәле чара үтүенә мин горурлык хисләре кичерәм. Ә инде волонтер булып катнашу - зур мәртәбә, - диде Данил Прошкин.

Фото: Зөһрә Исламова.
Читайте нас: