+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Һиндстан кунаклары Уфага сокланды

Бүген Башкортстан рәсми рәвештә VI Бөтендөнья фольклориадасына старт бирә. Бу чара 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Бүген Башкортстан рәсми рәвештә VI Бөтендөнья фольклориадасына старт бирә. Бу чара 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Уфага дөньяның 40 иленнән 1100дән артык кунак килә, алар үзләренең мәдәни традицияләрен күрсәтәчәк, безнеке белән танышачак. Республика беренче катнашучыларны кабул итте инде, алар Башкортстан башкаласы буйлап йөрергә дә өлгерде.
Русиягә очучы самолетка утырыр алдыннан ПЦР тестын биргән, нәтиҗәләренең тискәре булуы ачыкланган Һиндстан кунаклары кичә үк башкалабызның матур урыннарын карап йөрде.
Һиндстан кунакларының сәяхәте алар тукталган “Яшел чаукалык” шифаханәсеннән башланды. “Башавтотранс”ның уңайлы автобусларында сәяхәт күңелле төстә үтте. Кунакларның игътибарын төзелеп бетмәгән “Ар-Рәхим” мәчете җәлеп итте. Шәһәрнең тарихи үзәге буйлап сәяхәт онытылмас тәэссоратлар калдырды. “Җиде кыз” фонтаны янында җиде һинд кызы бик теләп фотога төште.
— Без Русиягә 21 кешелек коллектив белән килдек. Максатыбыз — илебезнең бай иҗади дөньясын күрсәтү. Уфага икенче тапкыр килүем, бу шәһәр гел яңа, матур ягы белән ачыла. Илләребезнең яхшы мөнәсәбәтләрдә булуына шатбыз, —диде Һиндстан делегаты Паван Капур.
Бу илнең иҗади коллективы шәһәр буйлап экскурсия үтүдән канәгать калды.
Фото: mgazeta.com
Читайте нас: