VI Бөтендөнья фольклориадасында Казахстан Республикасы Милли гвардиясенең җыр һәм бию ансамбле катнаша, Уфага аннан 33 кешедән торган зур делегация килде.
"Безнең коллектив зур, ансамбльгә ир-атлар хоры, оркестр, биг-бенд, фольклор, бию төркеме, солист-вокалчылар керә, — дип сөйләгән «Башинформ» мәгълүмат агентлыгына ансамбльнең җитәкчесе Дархан Рәхимгалиев. — Фольклориадага без бию төркеме һәм аккомпаниаторлар составы алып килдек. Элек без «Спасская башня», «Амурские волны» Русия фестивальләренә бардык, Астанада Опен-эйр фольклор фестивальләрендә даими катнашабыз, әмма Фольклориадада без беренче тапкыр катнашабыз. Ансамбльнең репертуары төрле, безнең халык җырлары, хәрби әсәрләр, биюләр һәм дөнья халыкларының җырлары бар”.