Аның сүзләренә караганда, ул югары интеллектуаль, эчке эчтәлеге белән бик яхшы килеп чыккан, гәрчә тамашаны әзерләү җиңел бирелмәсә дә.
«Без Фольклориадага соңгы биш ел дәвамында әзерләндек, ә соңгы ике елда нон-стоп режимында дигәндәй, артистлар әзерләнде. Сез республиканың Бөтендөнья фольклориадасын уздыру өчен җаваплылыкны үз өстенә алуын дөрес итеп күрдегез. Эпидемиологик хәл гади генә түгел, әмма без барлык кагыйдәләрне истә тотып эшлибез, чараны тиешле дәрәҗәдә уздырачакбыз, барлык катнашучыларны һәм Башкортстан халкын сөендерәчәкбез», — диде Радий Хәбиров, матбугат вәкилләре белән очрашу вакытында «Башинформ» агентлыгы соравына җавап биреп.
Республика Башлыгы Фольклориаданы үзенә күрә халык дипломатиясе дип саный.
«Хәзерге шартларда, төрле яктан агрессив гамәлләр күп булганда, без, арада нинди чикләр булуына, диннәр һәм милләтләр төрлелегенә карамастан, тынычлыкта, килешеп яшәргә телибез. Без бәхетле булырга телибез. Фольклориада кешелекне ниндидер шәфкатьлелек, изгелек хакына яхшы берләштерү мөмкинлеге бирә”, — диде Башкортстан Башлыгы.