+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Кул эшләрендә дә уртаклык күп.

Бөтендөнья фольклориадасы көннәрендә Уфада халыкара кәсепчелек күргәзмәсе эшли башлады.

Бөтендөнья фольклориадасы көннәрендә Уфада халыкара кәсепчелек күргәзмәсе эшли башлады.
"Фольклориада йөрәге" күргәзмәсе Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында ачылды. Ул Салават Юлаев исемендәге мәйдан каршында урнашкан.

Аны ачуда 30дан артык кәсепче катнаша. Моннан тыш, Уфа һәм Башкортстан районнарыннан 39 предприятие, оешма һәм шәхси эшкуар үз продукциясен тәкъдим итә.

Чит илдән килүчеләрнең кәсепчелегенең күбесе Башкортстанныкына охшаш. Мәсәлән, Мексика, Перудан килгән вәкиллек өстәле артында чигүле эшләнмәләр бик күп иде. Кушма штатлардан тростниктан эшләнгән савытлар безнең каен тузыннан эшләнгән туезларга охшаш. Кыргызстан, Эстноиялеләрдә киездән сугылган эшләнмәләр күп иде. Черногориядә дә кулъяулыклар чигәләр икән. Күз явын алырдай кулдан чигелгән әйберләрне Перудан Эльвер Романи тәкъдим итә. Ул Уфаны - матурлыгын, ә инде халкын бик кунакчыллыгын ассызыклады.
Читайте нас: