+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Болгарлар белән татарларның нинди уртаклыгы бар?

"Фольклориада йөрәге" күргәзмәсе Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында ачылды. Ул Салават Юлаев исемендәге мәйдан каршында урнашкан һәм бүген дә үз эшен дәвам итә.

"Фольклориада йөрәге" күргәзмәсе Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында ачылды. Ул Салават Юлаев исемендәге мәйдан каршында урнашкан һәм бүген дә үз эшен дәвам итә.

Киләсе әңгәмдәшләребезң- Болгария иле вәкилләре. Аларның кул эшләре өстәле чигүле эшләнмәләргә бай иде. Минем игътибарны чите каеп эшләнгән кулъяулыклар җәлеп итте. Чөнки, безнең халыкта да кулъяулыклар белән бәйле гореф-гадәтләр бар бит. Чигүле кулъяулыкларны яшь кызлар сөйгән егетләренә үзләренең сөю билгесе итеп бүләк иткән. Болгарларда да кулъяулык туй атрибутикасында кулланыла икән. Бу хакта миңа Галя Павлова һәм Галина Парванова бәян итте. Алар сөйләвенчә, килен булып төшкән кызның бирнәсендә 100-200 кулъяулык булырга тиеш. Туйга күпме кунак чакырылса - шул кадәр кулъяулык.
Чигүле кулъяулыкларны яшь килен иң кадерле кунакларга бирсә, гадирәкләрен туйга килгән һәркемгә бүләк итә. Шулай итеп, туйда бу үзенчәлекле бүләксез беркем дә калмый.
- Без Русиядә икенче тапкыр. Беренчегә 2012 елда Санкт-Петербургта үткән чарага килгән идек. Без ул вакытта әле колективыбызда биюче буларак катнашкан идек. Бу Фольклориадага яшьләребезне үзебезнең мирасны буыннан-буынга тапшыручы буларак килдек. Коллективта йөргән һәр кыз кул эшләрен дә белергә тиеш. Күпчелек костюмнарыбызны үзебез тегәбез, чигәбез. Чигүдәге бер генә орнамент та юктан гына куелмый. Һәр бизәкнең үз мәгънәсе бар.
Башкортстанның башкаласы искиткеч матур, яшел, урамнары киң һәм чиста. Бу бик күзгә чалына. Кешеләренең кунакчыл икәнлеге - искиткеч. Оештыручылар безне үз игътибарларыннан биш минутка да читтә калдырмый, һәр вакыт хәлебезне белеп, ярдәм итәргә торалар, - диде әңгәмәдәшләрем. Фольклориадада Болгариядән "Пламаш" халык биюе ансамбле катнаша.

Фото: Зөһрә Исламова.
Читайте нас: