+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дона Аһуна: "Уфа - матур, халкы - кунакчыл"

Хәбәр итүебезчә, кичә Бөтендөнья фольклориадасы көннәрендә Уфада халыкара кәсепчелек күргәзмәсе эшли башлады.

Хәбәр итүебезчә, кичә Бөтендөнья фольклориадасы көннәрендә Уфада халыкара кәсепчелек күргәзмәсе эшли башлады.

"Фольклориада йөрәге" күргәзмәсе Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында ачылды. Ул Салават Юлаев исемендәге мәйдан каршында урнашкан.
Күргәзмә 4 июльдән 9 июльгә кадәр 11.00 сәгатьтән 17.30га кадәр эшли.
Бу үзенчәлекле күргәзмәдә дөньяның төрле илләреннән килгән кул эшләре осталарының эшләре белән танышырга мөмкин.
Фотодагы дона Аһуна камыштан (тростник) эшләнгән савытлар, беләзекләр тәкъдим итә. Алар безнең каен тузыннан ясалган төрле эшләнмәләр белән охшаш. Ханым әйтүенчә, алар Уфага килгәч, шәһәр буенча зур экскурциядә булган. Ул истәлеккә бик күп фотога төшкән.
- Мин бу фотоларны үзебезгә кайткач, барысына да күрсәтәчәкмен. Уфа - бик матур шәһәр. Салават Юлаев һәйкәле, "Дуслык монументы", Агыйдел буе искиткеч матур, халкыгыз - кунакчыл, - дип тәэссоратлары белән бүлеште ул.

Фото: Зөһрә Исламова.
Читайте нас: