+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Фольклориада кунаклары кулинар шоуда катнашты

Бүген Фольклориада кунаклары "Россинский" ресторанында кулинария тамашасында катнашты.

Бүген Фольклориада кунаклары "Россинский" ресторанында кулинария тамашасында катнашты.


Колумбиядән Оскар Феррер һәм Италиядән Джиада Чиарандини ресторанның шеф-пешекчесе белән бергәләп ризык әзерләүдә катнашты.

Катнашучылар Фольклориада һәм Уфа турындагы тәэссоратлары белән дә уртаклашты.

Фольклориадада катнашучылар бүген урыс коймагы пешерде һәм башкорт әйрәненнән окрошка әзерләде.


25 яшьлек Оскар Феррер Уфага Фольклориадага Колумбиядән килгән. Русиягә күптән эләгергә хыялландым, ди Оскар, һәрвакыт үзенең җырлары нәкъ менә шушы илдә яңгыраячагын күз алдына китерә.

- Фольклориаданың Уфада узуы икеләтә бәхет. Хәзер мин сезнең шәһәрне иң яшел һәм дустанә мөнәсәбәттә булган шәһәрләр исемлегенә кертәчәкмен. Сезең урамнарда кешеләр елмая!

Оскарны бүген Уфа рестораннарының берсендә башкорт әйрәненнән урыс окрошкасы пешерергә өйреттеләр. Ингридиентлар бераз сәер яраша, ди яшь җырчы, карарбыз, моннан нәрсә чыгачак.

- Тәмле! Сәер, әмма тәмле, дип, нәтиҗә ясады ул үзенең аш-су экспериментының ахырында. Һичшиксез, бу рецептны алып кайтам, дусларымны сыйлыйм. Дөрес, хәзер Колумбиядә әйрәнне каян эзләргә дә белмим.


Джиада Чиарандини - Италиядә танылган "Chino Ermacora" фольк-төркеме биючесе. Ул да Русиядә беренче тапкыр.

- Мин Италиянең төньягындагы кечкенә провинциаль шәһәрчектә яшим, шуңа күрә миңа барысы да зур тоела, - дип көлә Джиада. Хәтта без әле әзерләгән урыс коймаклары күләме белән күпкә күбрәк. Ресторанның шеф-пешекчесе коймакларга соусны итальян шәрабы нигезендә бирәчәк, ә махсус карамельне юкә балыннан ясаячакбыз, ди.

Бию - кызның тормышында иң мөһим хобби. Шул ук фольк-төркемдә аның әнисе дә, бабасы да биегән. Фольклор белән бәйле барлык нәрсәләр кешене искиткеч гармонияләштерә, дип саный ул. Ул профессиональ психолог, һәм аның эше нәкъ менә кешене тәне һәм җаны балансына китерү белән бәйле.

- Биючеләр башкалардан бераз бәхетлерәк. Шуңа күрә, моңсу булса - биегез!


Читайте нас: