Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мәләвез районы һәм шәһәренең шәрәфле шәхесе Фәнисә Якуповага – 70 яшь.
Күптән түгел Мәләвез шәһәре Мәдәният сараенда 50 ел гомерен сәнгатькә багышлаган шәхес Фәнисә Якупова хөрмәтенә тантаналы кичә узды.
Фәнисә Сөнәгатулла кызы Бүздәк районының Таулар авылында туган. Ул чакта аның әтисе Сөнәгатулла һәм әнисе Рәйсә кызларының сәнгать юлыннан китәрен күз алдына да китермәгәндер. Хәер, кызчык үзе дә табиб һөнәрен сайларга хыяллана. Тик аның планнары үзгәрүгә мәктәпкә яңа гына эшкә килгән укытучы сәбәпче була. Яшь кенә укытучы бар күңелен биреп, балаларны җырга, биюгә өйрәтә. Авыл клубында, мәктәптә балалар катнашлыгында концертлар гөрләп үтә. Менә шул чакта зур сәхнә турында хыяллана башлый да инде Фәнисә. Җыр-моңны яраткан, укуын яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кыз күрше авыл мәктәбенә пионервожатый булып эшкә урнаша. Ике елдан соң Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Аны читтән торып укып бетерә һәм бер үк вакытта Бүздәк балалар музыка мәктәбендә эшли. Нәкъ шул чорда республикада районнар арасында алмаш концертлар оештырыла. Бүздәк районы үзеш-чән артистлары Мәләвезгә бара. Анда Фәнисәнең чыгышын бик яраталар һәм аны үзләренә эшкә чакыралар. Күп тә үтми ул Первомайский авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Өч елдан соң ул оештырган башкорт хоры “Елның иң яхшы хоры” номинациясендә шәһәр һәм районның күчмә кубогын яулый.
Шушы елларда Фәнисә Сөнәгатулла кызы тормыш юлын талантлы музыкант Роберт Якупов белән бәйли. Алар хатын-кызлар татар вокаль, урыс фольклор, балалар бию ансамбльләре оештыра. Бу коллективлар бик күп район, шәһәр, республика чараларында катнашып, аларның чагу бизәге була.
1985 елда бу талантлы парны шәһәр мәдәният йортына эшкә чакыралар. Фәнисә Сөнәгатулла кызы белән Роберт Хәнәфи улы тагын эшкә чума. Фәнисә Якупова төзегән башкорт вокаль ансамбле бик күп республика конкурс һәм фестивальләрендә җиңү яулый. Башкортстан радиосы фондында да бу ансамбль башкарган җырлар саклана.
Фәнисә Сөнәгатулла кызы “Агыйдел” башкорт эстрада-фольклор ансамбленең алыштыргысыз солисты була. Бу коллективны Курган, Чиләбе, Свердловск, Ырынбур өлкә-ләре дә алкышка күмә.
1995 елда Фәнисә Якупованы район мәдәният йортына чакыралар. Монда да ул башкорт хоры һәм “Рәйхан” татар вокаль ансамбле оештыра. Бу коллективлар да республика конкурсларында җиңү артыннан җиңү яулый. Озакламый бу ике коллективка да “халык” исеме бирелә.
Фәнисә Сөнәгатулла кызы район мәдәният йортында эшли башлаган елны шәһәрдә 9нчы башкорт гимназиясе ачыла. Аның директоры Тәнзилә Муллабаева талантлы, үз эшенең остасы булган Фәнисә Якуповага гимназия каршында балалар вокаль ансамбле ачарга тәкъдим итә. Фәнисә Сөнәгатулла кызы бу эшкә дә бик теләп риза була. Ансамбльдә катнашучылар җыр башкару осталыгын чарлаудан тыш, халык җырларының тарихын өйрәнә, лекция-концертлар оештырыла. Бу ансамбль-дә шөгыльләнгән балалар тормышта үз юлларын таба. Араларында укытучылары үрнәгендә сәнгать юлын сайлаганнары да бар. Әйткәндәй, бу күркәм кичәдә аларның чыгышы дә бәйрәмне бизәде.
Фәнисә Сөнәгатулла кызына “Көнгәк” халык бию ансамбле солисты буларак, ике чит ил үзешчән сәнгать фести-валендә катнашырга насыйп була.
Фәнисә Якупова хезмәт юлын әле дә тәмамламаган.
– Мин үз эшемне чиксез яратып башкардым һәм башкарам. Ә яраткан эш бервакытта да ялкытмый. “Рәйхан” татар вокаль ансамблен 27 ел буе җитәкләү дәверендә
2-3 состав җырчыларым алышынды. Иң беренчеләрдән булып йөри башлаган Земфира Әхмәтҗанова, Фәрзәнә Имәнгулова әле дә ансамбль әгъ-залары. Коллективка үзлә-ренең төп эшләреннән тыш йөриләр. Араларында берничә елдан соң кире ансамбльгә кайтканнары да бар. Монда укытучылар да, медицина хез-мәткәрләре дә, гомумән, төрле һөнәр ияләре йөри. Мин алар-ның һәрберсенә зур рәхмәт-лемен. Бу коллектив белән республика һәм Бөтенрусия конкурсларында җиңүләр яуладык. 2019 елда “Рәйхан”ның 25 еллык юбилеен зур концерт белән билгеләп үттек, – ди Фәнисә Сөнәгатулла кызы.
Җыр-моңга үрелеп барган чараның уртасында юбиляр үзе һәм берсеннән берсе матур җырлар булды. Юкка гына кичәнең исеме дә “Җырлы гомер юллары” дип аталмаган иде. Ә инде Фәнисә Сөнәгатулла кызы тарафыннан үтелгән җырлы тормыш юлының бизәге – ул аның ике кызы һәм бер улы. Бүген ин-де ул 6 оныкка яраткан картәни булып яши.
Зөһрә ИСЛАМОВА.