+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Валентин Юдашкинда - ямаш шеш?

Ул ни хәлдә?

Ул ни хәлдә?

Танылган кутюрье Валентин Юдашкин үзенең авыруы турында сөйләде. Модельер 2016 елдан яман шешкә каршы көрәшүен әйтте.

"Башта бөердә яман шеш булды. Аннары башта метастазлар таптылар. Бөернең яман шеше аркасында метастазлар бөтен тән буйлап китте, өстәвенә, бик тиз — алар бер ел эчендә таралды", - дип сөйләгән ул "Аргументы и Факты" басмасына.

Бер мизгелдә Юдашкин депрессиягә эләккән, аңа аннан чыгарга якын дуслары һәм гаиләсе ярдәм иткән.

"Беренче вакытта депрессия булса, хәзер күнектем инде. Ярый әле якын дусларым бар", - дип белдергән ул.

Фото: Рен тв сайтыннан.
Читайте нас: