+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Фольклориаданың өченче көне ничек үтте?

Кичә VI Бөтендөнья фольклориадасының өченче көне үтте.


Кичә VI Бөтендөнья фольклориадасының өченче көне үтте.

Дөньякүләм фольклор фестивале үз эшен дәвам итә. Кичә «Фольклориада йөрәге»ндә тамашачылар Болгария, Испания, Казахстан, Колумбиядән килгән иҗат коллективлары чыгышларын карады.

Фестиваль программасының хедлайнеры - Русия җырчысы Тина Кузнецова һәм Zventa Sventana фолк-проекты.

"Фольклориада - ул, минемчә, бик озак вакыт эчендә булган иң уңай күренеш. Бигрәк тә дөньяда пандемия аркасында күңелсез вакыйгалар фонында. Кояшның чагу нурлары халыкларны берләштерүче мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне яктырта», - дип сөйләде җырчы.

Тамашачылар алдында шулай ук Ырынбур дәүләт академия урыс халык хоры чыгыш ясады. Моннан тыш, көндез Уфада VI Бөтендөнья фольклориадасының чит ил делегатлары катнашлыгында концерт булды. Польша, Панама, Италия коллективлары, шулай ук республиканың иҗат коллективлары чагу номерлар күрсәтте.

«Барысы да искиткеч булды. Безгә Уфа һәм аның халкы бик ошады. Шәһәр дә, сәхнә дә бик яхшы әзерләнгән иде һәм без киләсе чыгышны түземсезлек белән көтәбез», - дип кичерешләре белән уртаклашты Польшадан «Мистковяне» фольклор коллективы артистлары.

VI CIOFF ® ️ Бөтендөнья фольклориадасының концерт программалары "Торатау" Конгресс-холлы мәйданчыкларында 10 июльгә кадәр барачак.

Чаралар программасын мобиль гидта карагыз: https://folkloriada кonline folkloriada.online

Фото: Зөһрә Исламова
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: