Вәкил Шәйхетдинов иҗат иткән сәнгать әсәрләреннән.
Бүздәк районы үзәк китапханәсендә Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдиновның юбилее уңаеннан аның иҗатына багышланган очрашу үтте.
Район хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Гөлфия Габдрәфыйкова юбилярга үсеп килүче буынны тәрбияләүгә, районның мәдәни тормышын саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлеше өчен район хакимиятенең Мактау грамотасын тапшырды. Котлауларга мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Шәяхмәтова, район китапханәсе директоры Зөлфия Вәлиуллина, Кәпәй-Кобау авылы биләмәсе башлыгы Рөстәм Латыйпов, Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты филиалы, татар мәдәни үзәгенең баш белгече Гүзәл Гәүһәрова, Вәкил Гыйлем улының туганнары, якташлары юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр. Китапханә хезмәткәре Рита Дистанова башкаруындагы дәртле җырлар кичәгә олы ямь өстәде.
Күргәзмәгә рәссамның иҗатын хөрмәт итүче, күңелләре матурлыкка омтылучы, гүзәллекне тоя белүче кешеләр җыелган иде. Рәссамга һәркем үзен кызыксындырган сорауларын бирде, картиналарын хозурланып карады.
Талантлы якташыбыз Бүздәк районының урман арасына сыенып утырган гүзәл табигатьле Кәпәй-Кобау авылында 1951 елның 4 маенда туа. Аның картиналарында тормыш үзе чагылыш тапкан. Мәккәгә хаҗ кылганнан соң, өч дин тарихына багышланган “Иудизм, Христианство, Ислам” сериясен иҗат итте.
Казан милли-мәдәни үзәге өчен “Төрки дөньясы” монументаль панносы иҗаты югары бәяләнде. Рәссамның башка эшләре Башкортстан дәүләт сәнгать музее, Казан милли-мәдәни үзәгенең музее коллекцияләрендә, Русиядә һәм чит илләрдә шәхси коллецияләрдә саклана.
Иҗатчының соңгы күргәзмәләре Казан милли-мәдәни үзәгендә Кол-Шәриф мәчетендә үткәрелде. Алдагы күргәзмәсен рәссам Казандагы “Хәзинә” галереясында көз айларына планлаштыра.
Күптән түгел генә Уфа сынлы сәнгать галереясында Вәкил Шәйхетдиновның 39нчы шәхси күргәзмәсе булып үтте. Галереяда рәссамның төрле жанрда язылган 88 картинасы урнаштырылган. Аның иҗатында туган як табигате үзенчәлекле гәүдәләнеш таба. Пейзажларда – туган авыл күренешләре. Һәрберсе үзенчә – рәссамның туган авылындагыча. Якташыбызга сәнгать дөньясында яңадан-яңа иҗади уңышлар теләп калабыз.
Римма Садыйкова.
Бүздәк районы.