+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иң озын күпер мексикалыларның игътибарын җәлеп итте

Фольклориада кысаларында чит ил кунаклары үзләре өчен Русияне һәм Башкортстанны ачуын дәвам итә. Мексика бию коллективының директоры Луиз Меза, мәсәлән, беренче тапкыр гөбәдия татып караган, Русиядә урыслар гына яшәмәвен аңлаган, ә дөньядагы иң озын күпернең алар чыгыш ясаган урыннан нибары километр ярым ераклыкта урнашканын белеп шаккаткан.

— Мәдәнияткә нигезләнгән дуслык барлык милләтләрне дә якынайта, - ди Мексика делегациясе җитәкчеләренең берсе, Фольклориаданың миссиясе турында фикер йөртеп. - Барыннан да элек, бер республикада шулкадәр халыкның тыныч һәм тату яшәве, аларның үз мәдәниятләрен күрсәтүе сокландырды.
Октябрьский кунаклары Башкортстанны үз Ватаны белән чагыштырды. Фольклориадада катнашучыларны шәһәр белән таныштырдылар.
Шәһәр елга белән бүленгән ике төбәк чигендә урнашкан һәм аларны дөньядагы иң озын күпер тоташтыруы кызыклы тоелды. Аның "озынлыгы" - ике сәгать: Татарстан белән Башкортстанда сәгать аермасы шундый.
- Мексикада да мондый күпер бар. Дөрес, бездә сәгать аермасы нибары бер сәгать. Шуңа күрә сезнең күпер озынрак, - дип билгеләп үтте Луиз Меза.
Мексика делегациясе өч штатны тәкдим итә, илдә барлыгы 32 штат.
Фото: Аида Ханнанова
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: