+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Манижа: "Фольклориада "Евровидение"гә тиң"

Фольклориаданың дүртенче киңкүләм мәдәни фестиваленең төп мәйданчыгында Австрия, Боливия, Италия, Русия иҗат коллективлары да катнашты. Ә инде концертның хедлайнеры - "Евровидение"дә катнашкан Русия җырчысы Манижа булды.

Фольклориаданың дүртенче киңкүләм мәдәни фестиваленең төп мәйданчыгында Австрия, Боливия, Италия, Русия иҗат коллективлары да катнашты. Ә инде концертның хедлайнеры - "Евровидение"дә катнашкан Русия җырчысы Манижа булды.

Манижа үз иҗатының темасын кешелеклелек дип саный. Җырчының тамырлары таҗик булса да, ул инде туган телендә җырламый диярлек.
"Күчеп килүчеләрнең ассимиляциясе уңышлы узды", - ди артист үзе турында.
«Vanya» җырын җырлау өчен җырчы халык алдына бер кызны һәм егетне чакырды. Үзен «Пешекче Ваня» дип таныштырган егет һәм психолог Ангелина җырчы белән бергә җырлады, яхшы вокал һәм артистлык осталыгы күрсәтте. "Сезгә музыка белән шөгыльләнергә һәм чигенмәскә кирәк!" - дип киңәш итте аларга Манижа.
2021 елгы Евровидениедә башкарылган шау-шу куптарган "Russian Woman" хиты белән җырчы бер сәгатьлек диярлек чыгышын тәмамлады, ул алкышларга күмелде.
«Мин Фольклориаданың масштабыннан, илләрнең саныннан шаккаттым. Асылда, Уфада барган "Евровидение" - бик шәп! Бик матур, масштаблы, тамашачылар бик үзенчәлекле — баштан ахырына кадәр җырларны тыңлый, барлык шәһәрләрдә дә музыкага алай карамыйлар. Бөтен җирдә дә оештыручыларның сыйфатка, тавышка, артистның үзенә караган детальләргә мөнәсәбәте андый түгел. Безгә монда булу бик уңайлы, рәхмәт", - дип билгеләп үтте җырчы концерттан соң һәм тагын бер кат башкорт милли ашларын мактады.
Җырчы сүзләренә караганда, "Евровидение"дән соң, аңа кызыклы, масштаблы тәкъдимнәр күбрәк булган, ә иң мөһиме — аудиториясе шактый арткан.
«Минем аудиториядә үсмерләр күбәйде. Моны көтмәгән идем. Миңа калса, минем бик катлаулы текстларым бар, алар попса түгел, шуңа күрә бик нык кыенсына идем. Әмма үсмерләрдә шундый карашны күрәм, алар бу кыйммәтләрне ишетәләр һәм үзләре арасында тараталар, бу мине бик сөендерә. Аларның тавышы булуы куандыра, 15 яшьтә үз тавышым юк иде", - ди Манижа.
Билгеле булганча, Манижа эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе - хатын-кыз хокукларын яклау темасы. Җырчы сүзләренә караганда, хәзер ул традицион һәм Көнчыгыш ментальлеге булган хатын-кызларга ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк SILSILA коммерцияле булмаган оешмасы эшен башлап җибәрә.

"Без аларга ярдәм итәчәкбез, өйдә көч куллануга каршы чыгыш ясарбыз, аларны юридик һәм психологик ярдәм белән тәэмин итәчәкбез, шулай ук социальләштерергә, белем алырга, икътисади яктан бәйсез булырга мөмкинлек бирәчәкбез", — дип аңлатты җырчы.
Манижа үз иҗатын яратучыларга зур игътибар белән карый, беркемне дә игътибарсыз калдырмый — рәхәтләнеп фотога төшә, автографлар тарата. Концерттан соң автограф-сессия бер сәгатькә сузылды.

Уфада җырчыга бүләкләр дә тапшырдылар. 100 розадан торган затлы букеттан һәм җырчы белән бергә килгән әнисенә башкорт күкрәкчәсеннән тыш, башкорт киемнәрендәге аның үзенә охшаган уникаль курчак та бүләк иттеләр. Җырчы үзен башкорт мәдәнияте рухландыруы, аның белән әле таныша гына башлавы һәм аны һичшиксез өйрәнәчәге турында белдерде.

Фото: Динар Кәлимуллин.
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: