+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Октябрьский Фольклориада кунакларын таң калдырды

Бүген Октябрьский шәһәре Бөтендөнья фольклориадасы мәйданчыкларының берсенә әверелде. Башкортстанның иң көнбатыш шәһәренә Боливия, Польша, Болгария, Мексика һәм Русия вәкилләре килде.

Бүген Октябрьский шәһәре Бөтендөнья фольклориадасы мәйданчыкларының берсенә әверелде. Башкортстанның иң көнбатыш шәһәренә Боливия, Польша, Болгария, Мексика һәм Русия вәкилләре килде.
Кунакларны 2нче Балалар сәнгать мәктәбе янында каршы алдылар. Октябрьскийда яшәүче халыклар телендә аларны Халыклар дуслыгы йортының милли иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре сәламләде. Боливиядән килүчеләр – төркем директоры Роберто Сардон, милли делегат Паола Риверо һәм биюче Меркадо Селеста Башкортстанга сәфәрләреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты:
– Без Боливиядән килдек. Ул - Көньяк Американың йөрәге. Боливия — күпмилләтле ил, анда 36дан артык мәдәният үзара тату яши. Без күпмилләтле программа алып килдек. «Тинку» дип аталган биюләрнең берсе Боливиянең традицион мәдәни мирасын чагылдыра. Бу көннәрдә республика буенча сәяхәт итү мөмкинлеге булу белән бәхетлебез. Башкортстан табигатенең матурлыгы, төбәкнең мәдәнияте безне таң калдырды.
Боливиядән килгән делегатлар испан телендә: "Без Октябрьскийда Фольклориадада булуыбызга шат", - диде.
Фото: Аида Ханнанова
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: