+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Рөстәм Асаев улына нинди исем кушкан?

Җырчы Рөстәм Асаевның дүртенче тапкыр әти булуы турында язган идек.

интертат
Фото:интертат

Җырчы Рөстәм Асаевның дүртенче тапкыр әти булуы турында язган идек.

Рөстәм Асаев улына "Хабил" дип исем кушкан.

«Исемне шәхсән үзем сайладым. Бу - бик мәгънәле исем. Безнең татар халкын бөтен дөньяга таныткан бөек спортчыбыз Хабил Бикташев хөрмәтенә куйдым. Берничә исем вариантыбыз бар иде. Дәү егет булып туса, һичшиксез, шушы исемне сайлыйм дип йөрдем. Чыннан да, улыбыз - чын баһадир. Туганда авырлыгы 4510 грамм иде. Хатынымның да хәлләре бик яхшы. Бүген аларны дәваханәдән чыгарырга тиешләр. Бәби каршыларга әзерләнәбез», — дигән Рөстәм Асаев «Интертат»ка.

Сабый 6 июль көнне Казанның 1 санлы бала тудыру йортында дөньяга килде. Рөстәм Асаевның Гөлназ (җырчы Гөлназ Асаева), Әминә исемле кызлары һәм Мөслим исемле улы бар иде инде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: