+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Алар хәзер күпфункцияле!

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында районда берничә клубка капиталь ремонт үткәрелгән.

Алар хәзер күпфункцияле!
Алар хәзер күпфункцияле!
“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында районда берничә клубка капиталь ремонт үткәрелгән.

Стәрлебаш районы хакимия­тенең мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Фирдәвес Расаева һәм район мәдәният йорты директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Латыйпова белән юлыбызны Аллагуват авылыннан башладык. Ул республикада киң танылу алган Башкорт хатын-кызлары җәм­гыяте рәисе Гөлнур Колсарина, филология фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт университеты доценты Ирена Колсарина, тележурналист, Башкортстан телевидениесенең “Тамыр” студиясе директоры Гөл­наз Колсаринаның туган авылы.

Без килгәндә мәдәният йортында ремонт эшләре бара иде.
– Капиталь ремонт эшләре “Мәдәният өлкәсе муниципаль учреждениеләрен яңарту” программасы буенча алып барыла. Клуб 2005 елда ачылган. Ремонт эшләре быел март аенда башланды, ә инде көзгә мәдәният учагы үз ишекләрен ачарга тиеш, – диде Венера Нурияҗан кызы.
Мәдәният йорты “Кече ватан мәдә­нияте” проекты кыса­ларында­ җиһазлан­дыры­лачак. Без моңа бик шатбыз, чөнки авыл клублары өчен бу – зур матди ярдәм, – дип белдерде Фир­дәвес Фәрит кызы.
Аллагуват мәдәният йор­тының сәнгать җитәкчесе Ма­һира Колсарина безне ремонт эшләре барышы белән таныштыргач, Ялем­бәт авылына юлландык.
Авыл уртасында урнашкан мәдәният йорты ерактан ук җәлеп итәп тора. Монда без­не ирле-хатынлы Зөбәеровлар каршы алды. Хөрмәт Аллабирде улы – сәнгать җитәкчесе, Әнисә Гали кызы мәдәни оештыручы булып хезмәт куя. Алар Стәрлета­мак мәдәният-мәгърифәт техникумын тәмам­ла­ганнар. Әлегә кадәр икесе дә сайлаган һөнә­ренә тугры калганнар. Ялем­бәт авылында 1996 елдан алып эшлиләр.
– Безнең мәдәният йорты 1979 елда тө­зел­гән. 2018 елда капиталь ремонт ясалды. Бинаның фасады ремонтланды, агач тәрә­зәләр заманчага алмаштырылды, идән буялды, евроштакетниктан яңа койма коел­­ды. Бу эшләргә район бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Былтыр “Кече ватан мә­дәнияте” проекты кысаларында мәдәният йорты тулысынча җиһазлан­ды­рылды. 2,9 миллион сумнан артык акчага сәхнә киемнәре, кәнәфиләр, кабинетлар, бию залы һәм клубның эшен оештыру өчен җиһазлар сатып алынды. Хәзер авыл клубы күп­функцияле итеп үзгәр­телде. Мәдәният йортында балалар бүлмәсе дә җиһаз­лан­дырылды. Аерым кунак-ял бүл­мәсе дә бар. Тренажерлар залы – яшьләр дә, өл­кәннәр дә яратып шөгыль­ләнгән урын. Бию залы да бар. Ремонт вакытында бина­ның икенче катын үзгәрттек, анда сугыш һәм хезмәт даны музее эшләдек. Кул осталары бүлмәсе дә икенче катта, – ди Әнисә Гали кызы.
Әйе, чынлап та, мәдә­ният йортының исеме җисеменә туры килә. Чиста, пөхтә, заманча җи­һаз­ландырылган авыл клубын күреп күзләр шатлана.
– Киләчәктә Ялембәт күп­функцияле авыл клубына газ һәм су үткәрү максаты да куелды. Бу эшләрне дә башкарып чыгарбыз, дип ышанабыз, – диде район мәдәният йорты директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Латыйпова.
Стәрлебашлыларның куйган максатка ирешәчәгенә шик юк. Чөнки бердәм халык яшәгән төбәктә эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә һәрвакыт яхшы була.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: