+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Олег Газманов сәхнәдән китәргә мөмкин...

Ул да авырганмы әллә?

Ул да авырганмы әллә?

Әлеге вакытта күренекле җырчы Олег Газманов гастрольләр турына җыена һәм бу сезон аның өчен соңгысы булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС басмасы.

Асылда, артист пенсиядә инде ун ел эшли, тик тулысынча лаеклы ялга чыгарга теләми һәм актив концерт эшчәнлеген дәвам итә. Газмановның чыгышларына барыбер күп тамашачы килә, шуңа күрә аның сәхнәдән китәргә зур теләге юк.

"Әгәр җанатарлар минем концерларга йөрми башласа, карьерамны тәмамлачакмын", - дигән артист.

Әгәр артист карьерасын тәмамлый икән, аның эшен улы Родион Газманов дәвам итәчәк. Башкаручының өлкән улы балачагында талантлы җырчы буларак ачыла һәм ул чакларда ук әтисе белән концерт мәйданнарында фанатлар саны буенча көндәшлек итә ала иде.

Әлеге вакытта музыкаль карьерасында Родион тәнәфес ясаса да, бизнес белән шөгыльләнсә дә, иҗат эшчәнлегенең үзенә якынрак булуын аңлый.

Фото: Олег Газмановның социаль челтәрләрдәге сәхифәсеннән.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: