Иртәгә Башкортстанның Милли музеенда VI Бөтендөнья CIOFF фольклориадасына багышланган күргәзмә ачыла.
"PRO. Фольклориада-2021" күргәзмәсендә елның киңкүләм мәдәни вакыйгасы белән бәйле уникаль әйберләр: рәсми документлар, сувенирлар, экипировка, фотоматериаллар, катнашучылар алып килгән бүләкләр һәм сувенирлар җыелачак.
Биредә Фольклориадада катнашкан илләрнең тәңкәләре тагылган башкорт халык изү бизәген, чараны оештыручыларның һәм анда катнашучыларның киләчәк буыннарга һәм VII Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларга вакыт капсулаларын күрергә мөмкин булачак.
Киләчәк буыннарга тәгаенләнгән капсуланы музейда 10 елдан соң – 2031 елның 10 июлендә ачачаклар. Экспозициянең оригиналь өстәмәсе — катнашучы илләр музей фондларына тапшырылган экзотик битлекләр булачак.
Күргәзмә 16 июльдән 29 августка кадәр эшләячәк.
Фото: museumrb.ru