«Интертат», популяр җырчы Әлфинә Әзһәмовага шалтыратып, хәлләрен сорашкан. Әлфинә апа чемоданнарын җыеп, уллары һәм киленнәре белән Төркиягә ялга китәргә җыенып йөри, ди.
«Җәй бик күңелле үтә. Әле гаиләбез белән җыйнаулашып, ун көн Төркиядә ял итеп кайтмакчы идек. Мин чит илләргә гел киленнәр белән бергәләп йөрим бит. Беренчедән, алар инглиз телен белә. Икенчедән, без өлкәнрәк буын булгач, алар белән аэропортларда йөрүе дә рәхәтрәк. Киленнәрдән уңдым мин, Аллаһка шөкер. Бөтен кешегә дә шундый киленнәр теләр идем. Алайса, хәзер кайбер кызларга карап торам да, боларны ата-аналары ничек тәрбияләде икән, дип уйлыйм. Ни ашарга пешерә, ни энә тота белмиләр. Шуңа күрә киленең начар икән, аны түгел, ата-анасын гаепләргә кирәк. Кияүгә чыгып, мөстәкыйль тормыш итәргә кызларын бер бөртек тә әзерләмәгәннәр.
Минем кода-кодагыйларым — иң якын кешеләрем. Туганнардай аралашып яшибез. Киленнәрем дә үземне хөрмәт итеп тора. Кая бара башласак та, гел бергә без. Малайлар хатын сайлый белгәнме, киленнәр дөрес ир сайлаганмы, Аллаһка шөкер дип кенә торырлык», — дигән җырчы.
Әлфинә Әзһәмованың өлкән улы Чаллыда яши. Ул иҗат өлкәсеннән ерак, үзенә дизайнер-проектлаучы һөнәрен сайлаган. Икенче улы, композитор, аранжировщик Илмир Әзһәмов бүгенге көндә Мәскәүдә иҗат белән шөгыльләнә.
«Илмирның хатыны Лилия исемле. Бер елны минем төркемдә җырлап-биеп йөргән Индиваны халык минем киленем дип чыгарган иде. Индива узган елда кияүгә чыкты. Илмирның өйләнгәненә өч ел була инде», — дигән Әлфинә апа.
Фото: интертат