-14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Әнвәр булдырган!

Хатыны туган көне булган җиргә вертолетта килеп төшкән.

Әнвәр булдырган!
Әнвәр булдырган!

Бу чара Ирина өчен сюрприз булган.

Татар-башкорт эстрадасы йолдызлары Уфада Әнвәр Нургалиевның хатыны Иринаның туган көнен билгеләп үтте. Анда Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова һәм башкалар катнашкан. Алар барысы да бу тантананы видеога төшереп, Инстаграмга элгән.

Ирина затлы кафе янына вертолетта килеп төшкән. 

Инстачылар Гүзәл Уразованың бәйрәмнән куйган видеосын җентекләп караган. Видеода Ришат Төхвәтуллинның - үз төркемендәге җырчы Алия Карачуринаны кочаклап, ә җырчы кызның аның кулыннан тотып торуы күренә. Инстачылар, бу хәлне күреп, чын күңелдән куанган: «Ура! Ришат Төхвәтуллин Алияне кочаклаган», - дип комментарий калдырган берсе.

Инстачылар Ирина ханымның күлмәген ошатып бетермәгән, яшенә һәм буй-сынына туры килми дигән фикерләрен калдырганнар. Әлбәттә, бу комментарийлар белән килешмәүчеләр дә җавап язган.

Гүзәл Уразовага да эләккән. «Уфада чәчтарашханә юкмы әллә? Прическагыз уңышсыз булган», - дигән комментарий калдырганнар. Видеода Гүзәл Уразова янында утыручы алты бала анасы белән дә таныштыра. Инстачылар ул ханымның тырнакларын «җирәнгеч» дип язган.

Туган көнгә килгән кунакларның барысы да видеога төшерә. Хәтта хатыны сөйләгәнне тыңлыйсы урынга Әнвәр дә төшерә. "Ник халык шулкадәр телефонга ябышкан соң? Фотога, видеога төшерүче бар бит инде», — дип чыннан да бик матур булмаган күренешкә басым ясаган тамашачыларның берсе.

Әлбәттә, Әнвәр һәм Ирина мәхәббәтенә сокланучылар, Иринаның чын күңелдән сөйләвенә, Әнвәрнең хәләл җефете өчен шундый матур бәйрәм оештыруына сокланучылар да үз комментарийларын калдырган. Боларын "Интертат" укыган.

Фото: интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в