+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Әнвәр Нургалиев бүләген бирергә оныткан

Ул, туган көне белән котлап, хатынына кыйммәтле бүләк алган булган.

Әнвәр Нургалиев бүләген бирергә оныткан
Әнвәр Нургалиев бүләген бирергә оныткан
Ул, туган көне белән котлап, хатынына кыйммәтле бүләк алган булган.

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиевның хатынының туган көнен, популяр артистларны чакырып, затлы ресторанда үткәрүен язган идек инде. Ә менә шунда бүләген бирергә оныткан ул.

"Өйләнешкәндә туебызга балдак алмаган идем. Ул вакытта балдак алырга акчабыз булмагандыр инде. Туйда Иринага әбинең (тещаның) балдагын кидердем, - дип сөйләгән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә. - Туган көненә бриллиантлы балдак алдым, ләкин бүләк итәргә онытканмын.

Чәчәк бүләк иткәннән соң, бармагына балдак кидереп җырларга тиеш идем. Әмма балдакны өйгә кайткач төнлә генә бүләк иттем. Тәүге тапкыр Иринага бер зур роза бүләк иткән идем. Ә бу юлы 101 роза бүләк итеп бирдем".

Бүләкне икәүдән икәү генә калгач тапшыру тагы да яхшырактыр әле ул...

Фото: "Шәһри Казан"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: