+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Зәмирәдән акча таптыралар....

Ә тәкъдим иткән эштән баш тарталар.

Зәмирәдән акча таптыралар....
Зәмирәдән акча таптыралар....

Журналист, «Яңа Гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова инстадусларының акча сораулары турында язган.

«Телефон шалтырый. Чыбыкның икенче башында хатын-кыз тавышы: — Зәмирә, исәнмесез!

— Исәнмесез!

— Аптырап шалтыратам, ярдәм итегезче?

— Ни булды?

— Гаиләбез таркала, ярдәм кирәк.

— Ә мин ничек булыша алам соң?

— 59 мең сум акча биреп торыгыз әле. Тиененә кадәр кайтарам.....

Гаиләнең киләчәге 59 мең сум тора икән, ул таркала, җәмәгать. Ватсапта смс: "Зәмирә, ярдәм итмәссез микән, кызыма 14 яшь, матур киенергә ярата, гел яңа кием сорый, яшь кыз бит, ә мин ялгыз ана. Җиткерә алмыйм".

— Ә сез эшлисезме?

— Әйе, шәфкать туташы.

— Буш вакытыгыз бармы?

— Бар инде. Мин 3 көн эшлим, 3 көн ял итәм.

— Ялларда нишлисез? Менә минем бер дустым ялларында массаж ясый, система куеп йөри.

— Юк, мин эштә дә бик каты арыйм.

— Әйдәгез, челтәрле бизнеска.

— Ә мин сезне инстаграмнан бик яхшы кеше дип уйлаган идем!»

Бу аның соңгы смс булды миңа. Мин дә матур киенергә яратам, «карт кыз» булсам да!», дип ике әңгәмәдән өзек китергән ул. Журналистка акча сорап язучылар бик күп икән: «

Тагын берсе: «Зәмирә, исәнмесез. Миңа бер елга «под расписку» 1 миллион биреп торыгыз әле. Ирем ташлап китте, ипотека ябасы бар. Мин сезгә ай саен түләп торыр идем»; «Зәмирә, сәлам, 30 мең бир әле, 30 мең нәрсә инде ул синең өчен. Ирем кредитка „айфон 12“ алган, миңа әйтмичә, менә хәзер түли алмыйбыз»;

«Бу әле исемдә калганнары гына! Таныш-белештән сорыйсың инде ул, үземнең дә авыр чаклар булмады түгел анысы. Инстаграм аша кызык, ә иң кызыгы - мин эш тәкъдим итәм, ризалашмыйлар», - дип тәмамлаган ул.

Фото: интертат

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: