+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Әнвәр шифоньерга кереп качкан

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев яшь чагында бик кызык хәлләргә тарыган икән.

Бу хакта ул хатыны Иринаның туган көне алдыннан төшергән фильмда сөйли.

– Иринам белән беренче тапкыр үзем яшәгән тулай торак коридорында таныштык. Шушы очрашуда үзенә гашыйк итте һәм без очраша башладык. Шул хисләрне сүндермичә инде менә 26 ел бергә гомер итәбез. Ә бу мизгелләр әле кичә генә булган кебек хәтердә саклана, - дип, җырчы үзе белән булган бер кызык хәлне дә исенә төшергән.

- Ирина ул вакытта Уфаның Зорге урамында Женя исемле әбидә фатирда яши иде. Мин аның янына кунакка йөри идем.  Бервакыт Иринага кунакка баргач, әтисе ишек шакыды. Мин тиз генә шифоньерга кереп качтым. Әтисе өйгә узгач, шул шифоньер каршындагы диванга барып утырды. Һәм китми генә бит! Мин 40 минут тирәсе әйберләр арасында кысылып, танауны ярып керерлек нафталин исен иснәп утырдым. Шул кызыклы вакытлар әле дә онытылмый, хәзер бергә искә алып көлешәбез, – ди Әнвәр. 

Фильмны төшергәндә Женя әби янына да кереп чыкканнар. Әбигә хәзер 82 яшь икән. Ирина бу фильмны күргәч, күңеле тулып елаган. Аның гына түгел, туган көнгә килгән кунакларның да күзләре яшьләнгән.

Фото: инстаграм

Әнвәр шифоньерга кереп качкан
Әнвәр шифоньерга кереп качкан
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: