+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Әни көчле булды..."

Хәния Фәрхинең сеңлесен җырчының кызлары юата...

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә бүген Инстаграмда үзәк өзгеч сүзләр язып калдырган.

«Һәр таңга, зәңгәр күккә, төнлә калыккан Айга сагынуымны, саргаюымны сөйләп, үз алдыма җыру көйләп, ике яңагым буйлап бертуктаусыз күз яшьләре агып, берчә елап, берчә үзәк өзелүдән ыңгырашып, дүртенче җәйнең 27 июлен синсез каршы алам, Кояшым..."

Фирүзә Хәния апасын бик юксынуын әйтә.

«Барысы да бар, ләкин син, син, син генә юк, минем җанымның яртысы, һәрбер күзәнәгемнең сәламәтлеге, күңел түремне җылыткан, балкыткан Кояшым — Хәния апам минем! Мин сине, истәлекләреңне, безнең бер оядагы балачакны, балигъ булгач, уртак серләрне, син бүләк иткән һәр бүләкне, синең җырларыңны, кечкенәдән йөрәгемә сеңеп калган һәр киңәшеңне кыйммәтле ядкарь итеп саклыйм. Белсәң икән ничекләр сине өзелеп сагынганымны, аны аңлатып та, язып та булмый. Бу тормышта исәннәрне сагынып, күрешүләрне көтеп яшәүдән дә татлырак, кыйммәтлерәк хис юктыр…

Бик шашып сагынгада, Кояшым, ярый әле энҗе бөртекләрең — кызларың Алия, Алсуың бар. Аларга карыйм да сокланам. Аларның бит һәр күзәнәге, сулаган сулышы, төс-кыяфәтләре, барлык әгъзалары синеке, синең дәвамың. Алар мин бәрелеп-сугылып, ярсып, әрнеп бөгелеп төшкәндә дә «Фирүзә апа, җитәр инде сиңа, әни һәрвакыт көчле булды, ул көчсезләрне яратмый иде, җитәр, суга салма, зинһар», — дип икесе ике яктан сабый баланы юаткан кебек юата.

Апау, кадерлем, йөрәк парәм, Кояшым минем, синең рухыңны беркайчан нурсыз итмәм, онытмам. Син исән чакта ук вәгъдә иткән безнең гаилә тарихын чагылдырган повестьны тәмамларга, туган җиребездә «Хәния» музее ачарга, синең җырларыңны җырларга, бәгыреңнән өзелеп төшкән сабыйларыңны яратып кадерләргә, ирең — җизни белән туганлык җепләрен өзмәскә, рухыңны шатландырып. хәер-догадан калдырмаска вәгъдә бирәм…» — дип язган Фирүзә ханым.

Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә 57 яшендә вафат булды.

Фото: инстаграм

"Әни көчле булды..."
"Әни көчле булды..."
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: