+17 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Филүс Каһиров ярдәм сорый

Бүген ул футболкасын да кия алмый икән.

Бүген ул футболкасын да кия алмый икән.

Җырчы Филүс Каһиров, футбол уйнаганда җайсыз егылып, кулын имгәткән.

«Бездә менә шундый хәерле иртә. Филүс футболкасын кия алмый. Кичә футболдан яралы солдат кебек кайтып керде», — ди Филүснең  хатыны Эльмира.

«Футбол уйнаганда аска килеп керделәр дә чыгып очтым, иңсә белән килеп төштем. Кул ни алга, ни артка йөрми. Сынмаган диделәр, ләкин сеңерләре тартылган булуы ихтимал. Алда эшләр дә бик күп, концертлар көтелә, клиплар төшерәсем бар», — дигән Филүс Каһиров үзе.

«Мондый очракта кая барырга, кем ярдәм итә ала, бәлки, яхшы массаж ясаучыларны беләсездер. Зинһар, язып җибәрегез әле», — дип, виртуаль дусларына да мөрәҗәгать иткән җырчы.

Фото: "Азатлык"

Филүс Каһиров ярдәм сорый
Филүс Каһиров ярдәм сорый
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: