+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Рөстәм Нәбиев һәм Эльбрусны буйсындыру

Уфада Агыйдел яры буенда урнашкан амфитеатрда танылган блогер һәм спортчы Рөстәм Нәбиев турында «30 000 ударов» дигән документаль фильмның премьерасы булды.

Рөстәм Нәбиев һәм Эльбрусны буйсындыру
Рөстәм Нәбиев һәм Эльбрусны буйсындыру


Картина аның Эльбруска күтәрелүенә багышланган.

Рөстәм Нәбиев - Омск шәһәрендә казарма җимерелгән вакытта аяксыз калган һәм танылган блогерга әверелгән десантчы. Узган ел Эльбрусны яулаган вакытта 15 сәгать эчендә ул боз балтасы ярдәмендә кулларында 6 чакрымнан артык юл үтеп, тауга күтәрелә һәм төшә.

Амфитеатр тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Фильмны карар алдыннан Рөстәм Набиев һәм киноны төшерүчеләр белән сөйләшү узды.

«Минем республикада миңа карата булган ярдәм барлыгын аңлау бик мөһим, һәм ул һәрвакыт минем белән булды. Бүген бирегә килгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Бу безнең уртак казанышыбыз булды, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм тамашачыларга. - Шулай ук республика Башлыгы Радий Хәбировка һәм Хөкүмәткә зур рәхмәт. Бу фильм калачак һәм аны безнең балалар карый алачак. Минемчә, ул меңләгән кешене рухландырыр".

Төп герой шулай ук фильмны төшерүчеләр – режиссер Дмитрий Олейникка, оператор Алексей Малинковичка, продюсер Лариса Олейникка, экспедициядә катнашучылар Иоанн Чечнев һәм Виктор Стукаловка рәхмәт белдерде. Ул аларның хезмәтен героик гамәл дип атады.
«Алар мондый шартларда беренче тапкыр булды, шундый биеклеккә күтәрелделәр. Аларга бик авыр булды: сәгать 3-4тә торып, үзләре белән авыр аппаратура йөрттеләр", - дип сөйләде Рөстәм Набиев.

"Безнең фильм - мөмкин булмаганны гамәлгә ашырырга җөрьәт иткән спортчы тарихы. Үз-үзенә һәм шик белдергән барлык кешеләргә ышанычның могҗизалар тудыруын исбатлаган кеше турында. Миңа Рөстәм белән якыннан танышу, аралашу бәхете тиде. Мондый көчле кешенең йөрәгендә шундый наз, җылылык, бүгенге көн өчен хас булмаган дөньяны һәм кешеләрне сиземләү тойгысы булуы мине гаҗәпләндерде. Фильм сезгә аның күңеленә һәм йөрәгенә тагын да якынлашырга ярдәм итәр дип өметләнәм», – дип уртаклашты Дмитрий Олейник.

"Рөстәм һәм мин төшерү командасын мавыктыргыч сәяхәткә тарттым. Кыю егетләр ризалыгын бирде. Бераз куркыныч иде. Безнең башлангычка җиңел генә җавап һәм этәргеч биргән республика Башлыгы Радий Хәбировка, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә рәхмәт", - дип өстәде продюсер Лариса Олейник.
Тамашачылар Рөстәмгә тауга менүе, киләчәккә планнары турында сораулар бирде. Спортчының кайбер җанатарлары аның өчен җырлар җырлады. Ә Елена Горбунова кызы Еваны дәвалау өчен финанс ярдәм күрсәткән өчен Рөстәм Нәбиевка рәхмәт белдерде.

"Без Уфа хосписы карамагындагы гаилә булып торабыз. Рөстәм Нәбиев белән очрашу хыялыбыз бар иде, чөнки ул безне рухландыра һәм өметне өзмәскә ярдәм итә. Очрашу вакытында Рөстәм Нәбиев кызыбызны еллык дәвалау өчен түләячәген әйтте, гәрчә без бу хакта сорарга уйламасак та. Зур йөрәгегез өчен рәхмәт сезгә", - дип сөйләде Елена үзенең тарихын.

Рөстәм планнары белән уртаклашты:
"Эльбруска менгәндә, үз-үземә башкача беркайчан да тау башына күтәрелмим, дигән идем. Әмма биеклеккә менгәч, алдымда шундый матурлык ачылды! Һәм 1 сентябрьдә безне Непалдагы Һималай тауларына менү көтә!»


Фото: culture.bashkortostan.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: