Барлык яңалыклар

Андрей Назаров Зур театрга "Дон Кихот" операсына чакырды

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров дүшәмбе көнне оператив киңәшмәдә Зур театрга "Дон Кихот" операсына чакырды.

Андрей Назаров Зур театрга "Дон Кихот" операсына чакырды

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты Әскәр Абдразаков тарафыннан Башкорт опера һәм балет театрында куелган Массна операсын күрсәтү илнең төп театрында 3 августта булачак.

"Иртәгә минем җитәкчелегемдә республиканың рәсми делегациясе Мәскәүгә Зур театрда "Дон Кихот" операсына бара. Без легендар Зур театрда данлыклы коллективларыбызның спектакльләрен күрсәтү традициясен дәвам итәбез. Узган юлы ул Илдар Абдразаков белән "Аттила" булды, бу юлы Аскар Абдразаков төп рольдә. Анда безнең хөрмәтле дусларыбызны, партнерларыбызны, федераль министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләрен чакырабыз. Бу - Башкортстан имиджын алга этәрү, элемтәләребезне яхшырту өчен мөһим вакыйга», - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин