+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 август 2021, 22:25

Мәскәү тамашачысына - иҗади күчтәнәч

Бүген Зур театрда тарихи сәхнәдә Башкорт опера һәм балет театры Жюль Массненың "Дон Кихот" операсы күрсәтә. Төп рольдә - Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаков. Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Мәскәү тамашачысына - иҗади күчтәнәч
Мәскәү тамашачысына - иҗади күчтәнәч

"Бу инде яхшы традициягә әверелә. Узган ел без Мәскәү сәнгать сөючеләрен Джузеппе Вердиның "Аттила" операсы белән шатландырдык. Һәм бу бик әһәмиятле вакыйга, чөнки соңгы тапкыр Зур театрның тарихи сәхнәсендә башкорт труппасы ерак 1955 елда чыгыш ясады!

Безнең бурыч, гадәттәгечә, елга бер тапкыр Мәскәү тамашачысы һәм Мәскәүдә яшәүче якташларыбыз безнең опера һәм балет театры иҗаты белән ләззәтләнә алсын", - дип яза Радий Хәбиров в "Вконтакте"да. Фото: "Вконтакте"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: