-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
4 август 2021, 19:40

"Каш ясалган, ирен кабартылган..."

Гөлназ Асаеваның тетмәсен теткәннәр.

Җырчы Гөлназ Асаева үзенең Instagram сәхифәсенә яулык, ак күлмәк, кара чалбар һәм кара перчатка кигән фотосын куйган.

Инстачылар аның киемен тәнкыйтьләп яза.

"Бу да булдымы кием? Бөтен җиреңне ясасалар, һәркем матур була. Каш ясалган, ирен кабартылган, керфек сыерныкы кебек", — дип язган бер инстачы.

"Әллә ниләр кигән өстенә, мескен бала кебек баскан", — дип язган бер ханым.

"Нәрсә соң ул матурым дип язалар. Шул матурмы?" , "Нәрсә бастың мумия кебек, үз матурлыгыңны югалтасың", "Ул кашны нигә шулай калынайталар, бер дә килешми, син болай да матур", — дип язучылар да бар.

Гөлназ Асаеваның фотосын һәм образын яратучылар да бихисап. Андыйлар «Искиткеч чибәр, күзләр тимәсен», «Сөбханалла! Бик килешә, Гөлназ!» дип яза.

Фото: татар-информ

"Каш ясалган, ирен кабартылган..."
"Каш ясалган, ирен кабартылган..."
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: