+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
4 август 2021, 12:05

Мәскәү тамашачысы алкышларга күмде

Кичә Русия Зур театрының тарихи сәхнәсендә Башкорт дәүләт опера һәм балет театры Жюль Массненың «Дон Кихот» спектакле премьерасын тәкъдим итте.

Мәскәү тамашачысы алкышларга күмде
Мәскәү тамашачысы алкышларга күмде
Ул республика Хөкүмәте ярдәме белән оештырылды. Башкортстан мәдәнияте өчен истәлекле вакыйгада республика Премьер-министры Андрей Назаров булды.

Моңсу образ рыцаре тарихы сәхнәгә куючыларның йолдызлы составы белән гәүдәләндерелгән: режиссеры - Русиянең атказанган артисты, «Онегин» дәүләт опера премиясе лауреаты Әскар Абдразаков, дирижеры – Башкортстанның халык артисты, «Алтын битлек» Русия дәүләт театр премиясе лауреаты Артем Макаров, рәссамы – Бөтенрусия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Иван Складчиков.

- Без ел саен Зур театрда иң яхшы спектакльләребезне үткәрү гадәтен алдык. Узган елда бу Илдар Абдразаков төп рольдә булган «Аттила» булды, ышанам ки, быел Әскар Абдразаков Дон Кихот ролендә Мәскәү тамашачыларының күңелен яулагандыр.

Бу бик мөһим юнәлеш, без аны үстерәбез, чөнки Башкортстан - уникаль төбәк, шуңа да карамастан, кайбер сәбәпләр аркасында ул бәяләп бетерелмәгән. Русиядә аны бик тирән мәдәнияте, зур мөмкинлекләре булган төбәк буларак белмиләр, шуңа күрә төрле юнәлешләр буенча имиджын яхшырту һәм безнең төбәкне популярлаштыру буенча эш алып барыла.

Шундый мөһим һәм кирәкле юнәлешләрнең берсе - әлбәттә, мәдәният. Чөнки иҗатыбызны югары дәрәҗәдә күрсәткәндә битараф калган кешеләр юк. Ә Башкортстандагы кебек коллективлар Русия дәрәҗәсендә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә дә чыгыш ясый ала. Һәм бу берничә тапкыр исбатланды. Шуңа күрә без бу традицияне дәвам итәчәкбез, - диде республика Премьер-министры Андрей Назаров.

Җил тегермәне белән көрәшүченең гүзәл Дульсинеяга җавапсыз мәхәббәте турындагы спектакль төп партияне башкаручы, танылган опера басы Әскар Абдразаковның режиссерлык дебюты булды.

- Мәскәүгә гастрольләр, Русиянең төп театры сәхнәсендә чыгыш ясау - ул бер үк вакытта "Башопера"ның барлык артистлары өчен зур шатлык һәм җаваплылык, - дип билгеләп үтте Әскар Абдразаков. - Без Башкортстан Республикасы җитәкчелегенә гастрольләр оештыруда ярдәме һәм Зур театрда Мәскәү тамашачысына «Дон Кихот» операсын күрсәтү мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәтле.

Бу кичтә «Дон Кихот» операсының премьерасын күрсәтү Башкортстанның тормышы, бай мәдәнияте һәм иҗат потенциалына карата ихлас кызыксыну белдерүчеләрне җыйды. Кунаклар арасында - федераль хакимият органнары вәкилләре, Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт думасы депутатлары, галимнәр, журналистлар, артистлар, спортчылар һәм җәмәгать эшлеклеләре бар иде.

Операның беренче премьералары агымдагы елның маенда Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә узды, тамашачылар залы тулы булды һәм музыкаль сәнгать өлкәсендәге экспертларның искиткеч фикерләрен җыйды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Русиядә бу спектакль ике театрда гына бара. Күптән түгел аны Мариин театрында гына күрергә була иде, хәзер ул Башкорт опера һәм балет театры репертуарында да барлыкка килде.

Спектакльнең хормейстеры - Халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты Александр Алексеев, хореограф-куючысы – Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ирина Филиппова, яктылык буенча рәссамы – Ирина Вторникова.

фото: правительстворб.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: