+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
4 август 2021, 08:35

МакSимның хәле ничек?

Ул комадан чыккан, диләр.

МакSимның хәле ничек?
МакSимның хәле ничек?
Ул комадан чыккан, диләр.

38 яшьлек җырчы МакSим (Марина Абросимова) комадан чыккан. Аны табиблар медикаментоз йокыдан уяткан. Җырчы шаярта да башлаган, ди, инде. Бу турыда "РЕН ТВ" хәбәр итте.

Аның директоры шул хакта аңлатма биргән.

«Ул  аңына килеп алгалый иде. Әйе, хәзер аның хәле яхшырды, ул үз аңында. Ул аралаша, мин дә сөйләштем. Уртакул табибларның күбесе аны „хәтерен югалтачак, башы эшләмәячәк“ дип фаразлаган иде. Андый хәл юк, хәтере бик яхшы, фикерләве йөгерек. Без шаярттык, көлештек. Барысы да яхшы булачак», — дигән директоры Маргарита.

Фото:  ru.publika.md

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: