+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
4 август 2021, 12:05

"Миңа опера бик ошады"

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге битендә түбәндәге пост урнаштырган.

"Миңа опера бик ошады"
"Миңа опера бик ошады"

"Бүген Мәскәүнең Зур театрында Башкорт опера һәм балет театры спектакленең премьерасы булды, - дип язган ул. - Бу "Дон Кихот" иде, аны танылган опера басы Әскар Абдразаков куйды. Мин үземне театр өлкәсендә зур белгеч дип санамыйм, әмма миңа бик ошады. Кунакларга да шулай.

Болар барысы да төбәкнең имиджы ягыннан бик мөһим. Аны алга җибәрү өчен безне көчле индустриаль үзәк буларак белүләре генә җитми. «Башкортстан» сүзен ишеткәч, кешеләр безнең нефть эшкәртү заводлары турында гына искә алмаска тиеш. Бу табигать матурлыгы һәм бал турында гына түгел. Бер үк вакытта аларның башларында фән, сәнгать, мода һәм башка өлкәләрдәге казанышлар калкып чыксын иде.

Иң алга киткән илләр һәм төбәкләр мондый нәрсәләрдә зур акча эшләргә өйрәнде инде. Анда тормыш дәрәҗәсе югары. Заманча икътисад нәкъ менә шулай күренә. Безгә дә шул ук нәрсәгә омтылырга кирәк. Республикада моңа бөтен алшартлар да бар. Талантлар да, интеллект та...

Шуңа күрә төбәк Башлыгы безнең спектакльләрне Зур театрда ел саен күрсәтергә кушты. Бу - зур җаваплылык һәм авыр хезмәт. Шулай да бүгенге Русия һәм дөнья сәнгате таләпләренә туры килергә кирәк, әмма нәтиҗә дә лаеклы булачак.

Ә безнең эштә федераль ведомстволар җитәкчеләре белән яхшы мөнәсәбәтләр бик мөһим. Шуңа күрә без аларны да бүгенге чарага чакырдык. Унга якын министр, агентлыклар җитәкчеләре, эре корпорацияләр, гомумән, илебез сәясәте һәм икътисады элитасы килде. Бергәләп тамаша кылдык, кулуарларда аралаштык. Нәтиҗәдә, берничә мөһим очрашу турында килештем. Ансыз да булмый. Эш эш инде".

Фото: правительстворб.ру

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: