+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
5 август 2021, 11:36

"Дон Кихот" Мәскәүдәге "зур" ишекләрне ача

Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдә яза.

"Дон Кихот" Мәскәүдәге "зур" ишекләрне ача
"Дон Кихот" Мәскәүдәге "зур" ишекләрне ача
Бу хакта республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдә яза.

"Мин инде кичә үк Зур театрда узган «Дон Кихот» операсы премьерасы кебек вакыйгаларның төбәк имиджы ягыннан безнең өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында яза башладым. Хәзер мин бу фикерне үстерергә теләр идем, - ди ул. - Без федераль үзәк белән шактый күп эшлибез. Мин дә, Радий Фәритович та атна саен диярлек Мәскәүгә очабыз. Ведомство җитәкчеләре белән очрашабыз, яңа проектлар турында, Башкортстанның үсеш программалары турында сөйләшәбез. Боларның барысы да, әлбәттә, рәсми рәвештә – кабинетларда, галстукларда уза.

Кичә, федераль министрларны, агентлыклар җитәкчеләрен, ил сәясәте һәм икътисадының башка вәкилләрен чакырган спектакль премьерасында без күп кенә эш мәсьәләләре буенча фикер алыштык, әмма инде бөтенләй башка атмосферада, театр кулуарларында. Мондый мвакытта аралашу күпкә нәтиҗәлерәк була.

Мәдәният - ул безне берләштерә торган нәрсә. Ул социаль "җилем" булып тора. Кичә мин моңа тагын бер тапкыр инандым. «Дон Кихот» операсы 600гә якын кунак җыйды. Алар арасында беренче вице-премьер Андрей Белоусов, Федераль сәламәтлек саклау һәм спорт министрлары Михаил Мурашко һәм Олег Матыцин, башка бик күп җитди кунаклар бар иде. Алар барысы да бик канәгать калды. Моннан тыш, шәхсән үзем алган бәяләмәләрдән тыш, бездә төбәк һәм федераль киңкүләм мәгълүмат чараларында дистәләгән, социаль челтәрләрдә йөзләгән язмалар бар. Мин моны күрәм. Башкортстанга үз халкын гына түгел, бөтен илне шаккатырырлык вакыйгалар булуына бик шатмын.
Безнең артистлар һәм режиссерлар бик талантлы. Шуңа күрә Зур театрның тарихи сәхнәсендә мондый премьералар хәзер традициягә әвереләчәк. Безнең тарафдарлар һәм партнерлар пулын формалаштыру, шулай ук федераль үзәк белән элемтәләрне ныгыту процессы дәвам итәчәк.
Болар барысы да - республикага үсеш өчен уңайлы мөмкинлекләр тәэмин итүгә китерәчәк. Бездә булган барлык ресурслар да икътисадының нәтиҗәлелеген һәм биредә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү өчен эшләсен иде".

Фото: "Фейсбук"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: