+18 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
7 август 2021, 14:15

Ришат Төхвәтуллин кайгы кичерә

Аның тугры дусты үлгән.

matbugat1.rssing.com
Фото:matbugat1.rssing.com

"Жанашны туган көнгә Алия буләк иткән иде. Беренче тапкыр кулга тоткач, уйлап куйдым: бу бит тере җан һәм аңа мин җаваплы булам. Үзем белән гастрольләргә алып чыккан булдым. Гримеркада эсседән кая керергә белми иде, көчкә концерт беткәнен көтә иде.

Стәрлетамак шәһәрендә сәхнәгә дә чыккан иде ияреп. Аннары үзем белән гостиницага алып керә идем, пока мин йөгереп кергәнче, бөтен vip номерны эт оясына әйләндергән иде, шуннан инде аны авылда калдырдым, авылда аңа нык рәхәт иде, үскәнче.

Аннары авылдагы тавыкларны тота башлагач, бәйдә тотырга булдык. Жизнәйгә кунакка баргач, тавыгын бер генә капты. Мин гастрольдән кайтканны көтеп кенә тора иде. Нәрсәдән үлгәнен беркемдә белми, бер өч көн ашамаган, әллә эссе булган, әллә талпан, әллә сагынуыннан.

Җанашның нык якын җанга әйләнгәнен әле генә аңладым", - дип язган җырчы.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: