+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
8 август 2021, 19:45

Менә аша җиләк-җимешне!..

Илсөя Бәдретдинова биш килога тазарган әнә!

Менә аша җиләк-җимешне!..
Менә аша җиләк-җимешне!..
Бу хакта ул үзе менә нәрсә ди:

«Ялдан кайткач, улымның тренеры белән сөйләштем. Биш килога түгәрәкләнеп кайттым, нишләргә инде миңа хәзер, дим. Мине аяктан ега торган әйбер әйтте: «Фрукты ашаган идеңме?» Әйе, дидем.
Хатын-кызның, җиләк-җимеш кенә ашыйм, ябыгам, дип сөйләнүе шулкадәр ялгыш фикер икән!.. Ябыгучыларга җиләк-җимеш бөтенләй ярамый, ди!

Карбыз белән кавын да... Аларны бергә ашау - «убийственная смесь», ди. Аралары бер сәгать булуы кирәк икән. Ит ашагыз, яшелчә ашагыз, ди. Җиләк-җимешкә караганда, утырып макарон ашавың хәерлерәк, диде. Җәйге җимешләрне ашап җыйган жирны ташлап та булмый, ди, хәтта! Ә мин карбыз ашыйм да кавын ашыйм...

Сәгать икегә кадәр генә ашарга ярый икән җиләк-җимешне. Мин алтыдан соң гына ашый башлыйм әле, гомумән. Кыяр, яшел борыч ашасаң, әйбәт икән. Сельдерей – биргән энергиясенә караганда, аны эшкәртү өчен ашказаны тагын да күбрәк энергия сарыф итәргә мәҗбүр булган дөньяда бердәнбер үсемлек икән! Организмда кыярдан да калория кала. Ә сельдерейдан берни калмый, киресенчә, булган калорияләр дә яна икән...
Сельдерейдан мантый пешереп булмый микән, дип уйлана башладым әле..."

Фото: татар тудей.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: