-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 август 2021, 09:15

"Мин янә сезнең белән!"

Җырчы МакSим дусларын шулай сәламли.

"Мин янә сезнең белән!"
"Мин янә сезнең белән!"
Озак вакыт авырудан соң, җырчы үзенең Instagram сәхифәсендә барлык виртуаль дусларын сәламли. «Мин янә сезнең белән», — дип язган ул.

Җырчы аның өчен борчылып торган барлык кешегә, үзе дәваланган дәваханә хезмәткәрләренә, табибларга рәхмәт сүзләрен язган. «Алар - үз эшенең чын осталары, минем гомеремне саклап калдылар. Минем хакта борчылулар, уйлаулар, дога кылулар миңа бик тә ярдәм итте, теге дөньядан тартып чыгардылар.

Бүген мине реанимациядән гади палатага күчерәләр һәм мин, ниһаять, барыгызга да шәхсән рәхмәт әйтә алам. Табиблар миннән, ничә көн комада яттың, дип сорагач, ике көн дип җавап бирдем. Мин бер айдан да артык вакыт узганга ышана алмадым.

Минем хәлем юк әле, йөри башлагач, башым әйләнә. Тиз арада өемә кайтырмын, гаиләмне кочаклый алырмын дип өметләнәм. Табиб күрсәтмәләре буенча, самолетта очу һәм чыгышлар ясау күпмедер вакытка тыела. Минем үпкәләр әле җайга килеп бетмәгән, көч китерергә ярамый.

Әмма мин сезгә, табибларга һәм Ходайга бу җирдә яшәвемне дәвам итә алуым һәм авыр булса да, сулаганым өчен рәхмәтлемен», — дип яза җырчы.

Фото: sunhome.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: