+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
13 август 2021, 20:28

"Батыр" фильмын күрми калмагыз!

16-27 август көннәрендә төшерү төркеме - Архангель, 28 һәм 29 августта - Белорет районнарынд, 30-31 августта Уфа шәһәрендә эшләячәк.

"Батыр" фильмын күрми калмагыз!
"Батыр" фильмын күрми калмагыз!
Мәгълүм булуынча, 2019 елдан Башкортстан Республикасында "Русия мәктәпләрендә кинодәресләр" Бөтенрусия проекты гамәлгә ашырыла.

Проектның максаты - тәрбия характерындагы кыска һәм тулы метражлы балалар нәфис фильмнары һәм аларга методик кулланмалар булдыру, педагоглар тарафыннан рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү, Русия мәктәпләрендә традицион гражданлык, мәдәни һәм гаилә кыйммәтләрен тарату буенча сыйныфтан тыш дәресләр үткәрү.

Проект кысаларында 2019-20 уку елында Башкортстан Республикасы территориясендә макулатура җыю буенча «Киноэкология» акциясе оештырылды (300дән артык мәктәп катнашты). Макулатура җыю һәм тапшырудан алынган акчага кыска метражлы "Песня ветра" фильмы төшерелгән. Фильмны тәкъдир итү 2020 елның 26 сентябрендә Уфа шәһәренең «Родина» кинотеатрында узган. Үткән елның 8 октябрендә республиканың барлык гомуми белем бирү оешмаларында фильм күрсәтелгән.

2020-21 уку елында макулатура җыю буенча «Киноэкология» акциясе дәвам иткән. Макулатура җыеп тапшырудан алынган акчаларга 14-30 августта республика территориясендә " Батыр" фильмын төшерү планлаштырылган. Бу фильм табигатькә һәм кешеләрнең бер-берсенә карата гуманлы мөнәсәбәтен пропагандалаучы башкорт эпосын куллануга нигезләнгән.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: