+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 август 2021, 10:35

“Алтын нигезле авыл”га — югары бәя

  Радик Нурлыгаяновның пьесасы абруйлы конкурста җиңү яулады.

“Алтын нигезле авыл”га — югары бәя
“Алтын нигезле авыл”га — югары бәя


“...Өч кенә йортлы булса да, аны республикада иң бай авыл дияргә мөмкин, чөнки нәкъ менә шушы йортлар биләмәсендә алтын яткылыклары табылган. Моны биш ел элек килгән геологик экспедиция дә раслаган...” Шундый гәзит мәкаләсеннән башланып китә дә инде пьесадагы шаккатыргыч вакыйгалар.

Сезнең өчен “алтын” нәрсә ул? Нинди очракта үзегезне “бай” дия аласыз? Пьесаның авторы Радик Нурлыгаянов өчен исә авылның байлыгы-алтыны – аның гореф-гадәтләре, рухи хәзинәсе, тел, әдәп, әхлак, мәдәнияте.
 
Радик Зөфәр улы – тумышы, күңеле белән авыл кешесе. Ул Илеш районының Дөмәй авылында туган, димәк, сандугачлар сайравын ишетеп, хәтфә үләнендә ялан тәпи йөгереп, саф чишмә суларын татып үскән. Тирә-як мохиттәге гаделсезлеккә, җитешсезлеккә битараф булмавы аны медицинага һәм язучылыкка китергән.
Ул Башкорт дәүләт медицина университетын, Башкортстан Республикаcы Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган. Медицина фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган табибы, республиканың сәламәтлек саклау алдынгысы. Ортопед-травматолог. “Уфаның иң яхшы травматологы”, “Иң яхшы доктор”, “Башкортстанның ел кешесе”, “Төбәк лидерлары” милли телевизион премия лауреаты конкурслары җиңүчесе.
 
Аның “Ак чәчәк – сиңа бүләк” пьесасы Уфа “Нур” татар дәүләт театры репертуарында 5 иҗат сезоны дәвамында уйналды.
Ә язма башында аталган “Алтын нигезле авыл” драмасы Татарстан Язучылар берлеге белән Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бергә үткәргән әдәби конкурста өченче урынга лаек булды. Бу номинациядә беренче һәм икенче урыннар, шул ук тәртиптә, Казан шәһәреннән Данил Салихов (“Язмыш туе”) белән Рәдиф Сәгъдигә (“Кайтаваз”) бирелде. Җиңү турында күптән билгеле булса да, эпидемиологик хәлгә бәйле, бүләкләү тантанасы кичектерелә килде. Ниһаять, шушы көннәрдә диплом пьеса авторына килеп иреште һәм бу бүләкләү тантанасы белән якташыбызны котларга мөмкинлек туды. Котлыйбыз!
 
“Алтын нигезле авыл”ның жанрын бер үк вакытта комедия дә, драма дип тә атарга була. Бүгенге заманда илнең күп авыллары бу “өч кенә йортлы” авылныкы кебек аянычлы хәлдә, соңгы картлары белән соңгы көннәрен кичерә. Ярый ла бу әсәрдәге ике әби белән бер бабай авылны саклап кала алганнар. Ә тормышта хәлләр көткәндәгечә генә булмый шул...
 
Уйландыра пьеса. Күңелне телгәли, авыл турында борчылу уята. Әйе, авылларны юкка чыгудан әллә кем түгел, әллә кайчан түгел, без һәм бүген сакларга тиеш. Ак халатлы һәм ак күңелле Радик Нурлыгаяновның әйтәсе сүзе, ак хыялы да нәкъ менә шул.

Айгөл Юлъякшина.


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: