-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
17 август 2021, 20:15

Бәби туемы, шоумы бу?

Бер гадәт китте: артистлар кемузардан бәби туе үткәрә.

Зур итеп, мул итеп, бик күп сәхнә дусларын җыеп.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар кызлары Зифаның бәби туен милли рухта үткәргән. Мәҗлестә «Туган тел» җырын да җырлаганнар, татар халык биюләрен дә биегәннәр.

Бәби туен Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм «Улица» фильмында төшкән Руслан Сабиров алып бара.

Җырчылар куйган видеоларда бәби туенда Илсөя Бәдретдинова, Зәмирә Рәҗәпова, Зөлфирә Шәйдуллина, Айдар Тимербаев, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар, Фәдис Ганиев, Гөлназ Асаева күренә.

Әлбәттә, иҗади гаиләнең инстадуслары котлауларга кушылган, матур теләкләрен язып калдырганнар.

«Бигрәк каты яратасыз. Ата-ана күзе дә тия бит», «Каян таптыгыз мондый матур элеккеге шапканы», «Бәби туе түгел инде бу, ә шоу», «Ике малаегызның бәби туен да шулай үткәрдегезме?» кебек комментарийларны "Интертат" укыган.

Фото: intertat.ru

Бәби туемы, шоумы бу?
Бәби туемы, шоумы бу?
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в