+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
20 август 2021, 10:55

"Биш ел әрнү белән биеп-җырлап йөрдем..."

Фирдүс Тямаев, Германиядә аягына операция ясатып кайтканнан соң, бик күп сорауларга җавап биргән.

"Биш ел әрнү белән биеп-җырлап йөрдем..."
"Биш ел әрнү белән биеп-җырлап йөрдем..."
"Интертат" хәбәрчесе аннан аягына ни булуы белән дә кызыксынган.

- Балачакта аякны каты гына бәргән идем. Мотоциклдан егылганым булды. Бервакыт ат дулап китеп, арбасы аякны таптап үткән иде. Ул вакытта табибларга күренү дигән нәрсә юк. Әти-әнидән качып, бераз аксаклап йөрисең дә, аннары җайлана инде ул. Шуларның кайсыннандыр яра калган, кайсыннан икәнен төгәл белмим дә.

Шушы сөяк чатнап калган. Шуның белән мин үскәнмен. Ул сөяк бераздан ныклыгын югалткан һәм анда киста үскән. Мин аны биш ел элек Чаллыда күрсәткән идем. «Бу - синең табигый шеш, анда сыеклык җыелган. Әгәр ул сине борчымаса, тимә», — дип аңлаттылар. Мин шул килеш яшәдем. Шул гомер эчендә ул зурайган, анда вакуум хасыйл булган. Мин бит биш ел буе әрнү белән биеп-җырлап, концерт куеп йөрдем. Соңгы концертларымда, Ырынбур якларында, авыртуга чыдый алмадым, уколлар кадый башладым.

Казанга барып, компьютер томографиясе ясаттым. Шунда аның табигый шеш түгеллеге, киста булуы ачыкланды. Болай гына бетми, операция кирәк, диделәр. Шуннан Республика клиник хастаханәсенә барып кайттым. Анда шешне чистартып, эченә нәрсәдер тутырып кую мөмкинлеге барлыгын аңлаттылар.

"Ни өчен операцияне Германиядә ясатырга булдың?" - дигән сорауга ул:

- Бер танышым Германиядә тезенә операция ясаткан иде. Ул шунда мөрәҗәгать итеп карарга киңәш итте. Бөтен документларыбызны анда җибәрдек. Алар безне кичекмәстән операциягә чакырды. Тагын ярты елдан соң аяксыз калырга мөмкин икәнлегемне әйттеләр. Шешне бары үз сөягем белән күчереп утыртып кына дәвалап булуын аңлаттылар. Минем бил сөягеннән сөякне ватып алып, шешне чистартып, шунда күчереп куябыз, диләр. Бары үз сөягең белән генә ялгана икән. Онкологияме-юкмы икәнен тикшерәсе бар, дип тә куркытып бетерделәр.

Операция Дюссельдорфтан ерак түгел Мюльхайм шәһәрендәге травматология хастаханәсендә булды. Анда беренче көнне үк коронавируска тикшерделәр. Дүртенче сыйныфта укыганда бүсергә операция ясаганнар иде, шуннан бирле хастаханә юлларында йөргәнем булмады. Операцияне килүемнең икенче көнендә ясадылар, -дигән.

Хәзер аның хәле яхшы. Ләкин инде бераз сакланыбрак йөрергә кирәк булыр.

Фото:tatar-inform.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: