+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 август 2021, 18:30

“Батыр” фильмы һәм Бал бәйрәме

Бүген Архангель районының Абзан авылы янындагы күпләргә яхшы билгеле булган Ачы шарлавыгы каршындагы мәйданчык умарта күчен хәтерләтте: биредә “Батыр” нәфис фильмының бер өлеше төшерелде һәм аның чикләрендә Бал бәйрәме оештырылды.

“Батыр” фильмы һәм Бал бәйрәме
“Батыр” фильмы һәм Бал бәйрәме
Әйткәндәй, “Батыр” фильмы “Русия мәктәпләрендә кино дәресләре” проекты чикләрендә төшерелә. Проектның җитәкчесе Виктор Меркулов билгеләвенчә, бу - халык проекты, һәм ул зур тәрбияви әһәмияткә ия.

- Намуслылык, җаваплылык һәм бу сыйфатларның башкаларга йогынтысы турында ул. Мәсәлән, әлеге сыйфатларга ия башкорт егете – сабантуй батыры читтән килгән кызның тормышка карашын үзгәртә. Кыз биредәге йолалар, гореф-гадәтләр, авыл тормышы белән таныша - боларның барысы да аңа зур йогынты ясый, - диде Виктор Меркулов, фильмның сюжеты белән таныштырып.

Әлеге фильмны киләсе язда карый алачакбыз. Аның премьерасы Башкортстанда, шул исәптән Архангель районында да булачак.
Әлбәттә, мондагы кызу эшчәнлек белән көннең кызулыгы да әллә ни сизелмәде.

Бал бәйрәме үз җае белән дәвам итте: авыл биләмәләре тирмәләрендә борынгы тормыш-көнкүреш чагылдырылды, осталык дәресләре үткәрелде, аерым мәйданчыкларда районның умартачылары үзләренең татлы продукциясен тәкъдим итте, сәхнәдә – бәйрәм концерты, ә спорт мәйданчыкларында Русия флагы көненә багышланган волейбол турниры узды. Шулай, фильм төшерү һәм Бал бәйрәме бер-берсе белән тыгыз үрелеп барды.

Әлеге чара чикләрендә районга Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин да килде. Район хакимияте башлыгы Айрат Сәетгалин белән берлектә алар Батырны бүләкләү күренешендә катнашты. Соңыннан кунаклар авыл биләмәләре корган тирмәләр буйлап үтте.

Әлбәттә, борынгы йолалар, гореф-гадәтләр ачык чагылыш тапкан мәйданчыклар зур кызыксыну уятты. Шулай, тукучылык, умартачылык буенча осталык дәресләрен карадылар, архангельлеләрнең сорауларына җавап бирделәр. Мәсәлән, Арх-Латыш авыл биләмәсендә урнашкан Латыш тарихи-мәдәни үзәге вәкилләре авыл мәктәбенә латыш теле укытучысы таләп ителүен җиткерде. Бу эшне хәл итәргә сүз бирде мәгариф министры. Шулай ук ул район осталарын республика күләмендәге күргәзмәләрдә катнашырга да чакырды.

Берничә чараны бергә берләштергән мәйданда һәркем үзенә якын шөгыль таба алды. Бал, биредә җыеп-киптерелгән чәй, табигый чималдан ясалган кремнар сатып алырга мөмкин булды, урындагы үзешчән артистларның чыгышлары да үзенчәлекле һәм матур булды. Көннең эссе булуына карамастан, спорт мәйданчыклары катнашучылар һәм көярмәннәр белән тулы иде.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

 

“Батыр” фильмы һәм Бал бәйрәме
“Батыр” фильмы һәм Бал бәйрәме
“Батыр” фильмы һәм Бал бәйрәме
“Батыр” фильмы һәм Бал бәйрәме
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: