+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 август 2021, 09:10

Элвин Грей башын иеп гафу үтенә

Үз хатасын егетләр генә таный!

Элвин Грей башын иеп гафу үтенә
Элвин Грей башын иеп гафу үтенә
Үз хатасын егетләр генә таный!

Ул Яңавыл шәһәрендәге концерты вакытында килеп чыккан күңелсез хәл өчен тамашачысыннан гафу үтенгән. Апрель аенда  социаль челтәрләрдә биредәге концертта динамик колонкалары өстенә утырып, көчкә сөйләшүче, хәтта сүгенүче җырчының видеосы таралды, ул халык тарафыннан бик каты тәнкыйтькә дучар булды.

Бу концертында Радик гаебен төзәтергә уйлаган. «Яңавыл, сезнең алда тирән гафу үтенәм. Теге „искиткеч“ чыгышым өчен. Мин дөрес эшләмәгәнмен. Ләкин бу хәлдән соң мин Яңавылның бик кунакчыл икәнен беләм. Гафу итегез мине», — дигән ул, башын иеп.

«Үз гаебеңне танып, хаталарыңны төзәтә белгәч тә әйбәт», «Радик, башка алай кыланма, яме», — дигән аңа инстадуслары.
.
«Ул да кеше бит. Кем белән булмый инде андый хәлләр. Әллә ниләр майтаручы йолдызлар да бар. Җитмәсә, алар кылыкларын шулай булырга тиеш дип саный. Ә син молодец, ялгышканыңны беләсең», — дигән язма авторы белән килешмичә булмый. .

Фото: newsbash.ru


Автор:Резида Валитова
Читайте нас в