-19 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
23 август 2021, 10:35

“Җырларга яратсам да, күңел сәхнәгә тартты...”

Яки Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Эльмир Газизуллинны эстрададан кабат театрга кайтырга нәрсә этәргән?  

“Җырларга яратсам да, күңел сәхнәгә тартты...”

Һәрвакыт ачык йөз, әдәпле сөйләшү, үз-үзен тотуда тыйнаклык – танылган якташым, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әйдәүче артистларының берсе, җырчы Эльмир Газизуллинга хас сыйфатларны атауны сорасалар, беренче чиратта, шулар уйга килә. Сәхнәдә, эстрадада ничаклы уңышка ирешмәсен, Эльмир һәрвакыт гади, һич тә масая белмәүче, олыны – олы, кечене кече итүче ир-егет булып кала. Булмышымы, тәрбиясеме шундый. Әллә юлында очраган бихисап кешеләр аңа дөрес остаз була белгән. Шуларны ачыкламакчыбыз.
Эльмир Яхъя улы 1974 елның 9 октябрендә Стәрлебаш районының Яңгырчы авылында механизатор һәм укытучы гаиләсендә туган. Бердәнбер бала булса да, артык иркәләп, эштән саклап үстермәгәннәр аны.

– Бала чактагы иң зур хыялым – меха­низатор булу, – ди Эльмир. – Тәпи йөри башлагач та тракторга утырдым, дисәм, алдау булмастыр. Алтынчы сыйныфта әти белән комбайнда эшли башладым. Элек авыл балаларының техникага өйрәнү мөмкинлеге булды. Мотоцикл, трактор йөрткән балалар гадәти күренеш иде. 5-6нчы сыйныфларда комбайнда эшли башлый идек. Чөгендерен утадык, айлар буе урманда лагерьда яттык...
Алтынчы сыйныфта укыганда Эльмир беренче тапкыр авыл клубы сәхнәсенә чыгып, “Шәйморатов генерал”ны җырлый. Беренче сәхнә чыныгуы, беренче алкышлар ала.
Әтисе җырлауга сәләтле кеше була. Ул, күп конкурсларда катнашып, лауреат исемнәрен яулый. Кызганычка каршы, 1988 елда, зур өметләр белән яңа өй салып булашканда, Яхъя абый мотоцикл белән юл фаҗигасенә эләгеп, һәлак була. Өйне әниле-уллы икәү ике ел дәвамында күтәрәләр. Тормыш шулай сынаулар аша узып, дәвам итә. 1991 елда район Сабантуенда җырлап, беренче урынны ала Эльмир. Шул ук елда Уфа “Нур” татар дәүләт театры өчен махсус курс җыела. Сәләтле егеткә бәхет елмая.
– Безнең районнан Тальмира Байназарова “Нур” театрында эшли иде. Ул районга булачак студентлар җыярга кайткан иде, Яңгырчыга җибәргәннәр. Мин ул вакытта Стәрлетамак совхоз-техникумына механикка укырга документлар тапшырган идем. Әни белән дә сөйләшеп, документларны сәнгать институтына күчерергә күндерделәр. 1991 елда укырга кердем. “Беренче карлыгачлар” сафында унбиш егет һәм кыз укыдык. Курс укытучыбыз Фәрдүнә Касыймова булды. Сәхнә теленнән Суфия Корбангалиева, җыр дәресләрен Ләлә Муллабаева укытты. Икенче курстан театрда эшли башладык.
Әйтергә кирәк, әле генә ул театрга эшкә килүчеләр гаиләгә алынган кебек курчаланып кабул ителә. Матур бина, коллективның үз традицияләре булдырылган, бар да көйгә салынган. Ә Эльмир эшкә килгәндә театрның әле оешкан гына чоры... Бина юк, матди проблемалар күп. Репетицияләр Уфадагы ВЛКСМның 40 еллыгы исе­мендәге, “Авангард” мәдәният йортларында, спектакльләр РТИ, УМПО Мәдәният сарайларында уза. Гастроль­ләр еш кына булып тора. Районнарга, Казанга йөриләр.
– Институтны тәмамлагандагы диплом спектакле – аеруча истә калган, кадерле эш. Уильям Шекспирның “Ромео һәм Джульетта”сын уйнадык, мин Ромео булдым. Театрда исә беренче җитди ролем “Кулъяулык” спектак­лендә булды (1994). Мин анда Хәйдәрне уйнадым. Бу спектакль зур уңыш казанды, бөтен Башкортстанны йөреп чыкты, – дип уртаклаша Эльмир Яхъя улы.
Театрда матур гына эшләп, чагу рольләр тудыра башлаганда гына, 2001 елда Эльмир Газизуллин “Айдар” театр-студиясеннән чакыру ала. Талантына, күңел халәтенә туры килгән “Җырым белән бәхетлемен” дигән беренче махсус альбомы чыга.
– Айдар Гани улын бик хөрмәт итәм, – ди Эльмир Газизуллин. – Ул электән кумирым иде. Төркеменә чакырды. Аның белән “Бәхет бит ул” һәм “Яшәргә икән, яшәргә” дигән ике программа әзер­ләдек. 2003 елда “Алтын ай” дигән үз төркемемне төзедем. Анда күбрәк үземнең якташлар – Стәрлебаш егетләре-кызлары булды. 2015 елга кадәр эшләдек. Үземнең 10 аудио, 6 видеоальбомым чыкты. 100дән артык җыр яздырдым. Кайда гына эшләмә­дек, нинди генә урында, нинди генә шәһәрдә чыгыш ясамадык. Бөтен илне йөреп чыктык. Себер, Чиләбе, Екатеринбург, Мәскәү, Чаллы... Русиядә татар яшәмәгән урын юк икән.
Әмма җырларга яратсам да, күңел театрга тарта, яңа рольләр эшлисе, яңа образлар тудырасы килә башлады.
Аннары, 2015-16 елларда эстрада бик “тулды”. Акчасы булган һәркем җырлый башлады. Шул ук вакытта курсташым Илдар Хаҗиев театрга җитәкче булып килде һәм мине эшкә чакырды. Театрга кайттым һәм моңа һич кенә дә үкенмим.
Вакыт буенча бераз артка чигенеп, Эльмирның гаиләле булып китүе хакында да сөйләшик. 1993 елда Уфада “Театр язы” фестивале була. Шунда Эльмир Газизуллин булачак хатыны белән таныша. Кырмыскалы авылы кызы Гөлназ Стәрлетамак районы мәдәният-мәгърифәт техникумында укып йөри. Кыз курсташлары белән башкалага килә. Ә Эльмир, әйт­кәнебезчә, Уфада укып йөри. Актерлар йортында очрашалар. Арадан кайнар очкын уза-узуын, әмма элемтәләр булдырылып өлгерми. Бүген социаль челтәрләр аша да җиңел табып була кешене. Ә ул вакытта хәтта кесә телефоннары да юк. Әмма – язмыштан узмыш бармы соң? Нәкъ бер елдан Эльмир хезмәттәшләре белән Стәр­летамакка “Театр язы”на “Зөләй­ха” спектакле белән бара. Спек­такльдән соң артистлар белән күрешергә кызлар килә, алар арасында Гөлназ да була. Яшьләр нибары бер ай очраша, шул арада мәхәббәт хисләре ныгый. 1994 елның 14 маенда никахлары була.
Инде бергә яшәүләренә 27 ел. Өч кыз үстерәләр. Элиана белән Энҗе кызлары үз “оялары”н корганнар, күптән түгел бер-бер артлы туйлары булган. Кече кызлары Таңсылу тугызынчы сыйныфны тәмамлаган. Өчесе дә җырлый, талантлылар, әмма язмышларын сәхнәгә бәйләргә телә­миләр. Гөлназ һөнәре буенча режиссер. Ирле-хатынлы туйлар, юбилейлар, концертлар алып баралар.
Бүгенге көндә Эльмир Яхъя улының иҗади багажында утыздан артык чагу роль бар. Аерым алганда, Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ында – Исмәгыйль, Туфан Миңнуллинның “Кулъяулык” спектаклендә – Хәйдәр, Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир”ендә – Мирвәли, Илшат Йомагуловның “Мәхәббәт кошлары”нда – Мөнир, Әнгам Атнабаевның “Ул кайтты” драмасында – Сабирҗан, Әхмәт Фәйзинең “Отышлы тормыш”ында – Әсхәт Моратов, Илгиз Зәйниевның “Хыял йорты”нда Салават. Роланд Шиммельп­феннигның “Үткәннән килгән хатын” эксперименталь спектаклендә – үз хисләрендә адашкан, бераз сәеррәк Франк ул. Нәкый Исәнбәтнең “Һиҗрәт” драмасында – йөзеннән битлеге төшмәгән Качкинский. Соңгы роль­ләренең берсе Нәҗип Асанбаев­ның “Киң урамнар тар иде” комедиясендә усал булып күренергә тырышкан йомшак күңелле колхоз рәисе Таһиров булды. Таһировның “Ббббләсеңме, яме?”се белән үзенчәлекле хәрәкәт итеше тамашачылар күңеленә сеңми калмагандыр. Кыскасы, нинди рольгә тотынмасын – комедия төсмерлеме, җитди характерлымы, әллә фәлсәфәгә уралганмы – барысын да уңышлы башкарып чыга артист.
– Бөтен рольләремне дә яратам, – ди ул. – Барысына да көч саласың. Шулай да, кайбер рольләр әйбәтрәк килеп чыга. Иң истә калганы, әйткәнемчә, беренчесе инде. Халык та мине шул спектакль аша яхшы хәтерли. “Син “Кулъяулык” спектакле белән, Хәйдәр булып килгән идең бит!” – диләр. Рольләр күп булды, киләчәктә дә күп булыр, дип өметләнәм.
Тамашачы сөюеннән тыш, Эль­мирның башка казанышлары да шактый. Күпләре аның җырга маһир­лыгына бәйле. Кечкенәдән матур җырлый, баянда уйный. Әле мәктәптә укыган чагында ук Эльмир балалар хоры катнашучысы була, үзешчән сәнгатьтә үзен күрсәтә. И. Шакиров, Ә. Авзалова, Ф. Гафаров, Ф. Кудашева җырларын яратып башкара.
1999 елда “Татар җыры “Туган тел” конкурсында лауреат исемен ала. 2003 елда Татарстанда үткән зур җыр конкурсында “Агыйдел кызы” дигән җыр белән лауреат исемен яулый. Шушы һәм “Юллар”, “Дөньялыкта”, “Туган көн”, башка җырлары хитка әверелә. Бу җырларның күбесен Эльмир Газизуллинның 45 яше уңаеннан “Нур” театрында үткәрелгән концертта тыңлау бәхетенә ирештек.
Әнисе, Башкортстанның атказанган укытучысы Сания Хөснетдин кызы әйтүенчә, Эльмир бәләкәйдән бик игътибарлы, хәстәрлекле, ярдәмчел бул­ган. Тырыш булганга, һәрвакыт максатына ирешә. “Бүгенге абруен да эше, тырышлыгы белән үзе яулады”, – ди.
Ышанмый мөмкин түгел. “Тырышкан – ташка кадак каккан”, ди бит халык мәкале. Тырышлыгына күрә уңышлар да телибез Эльмирга.

Айгөл Юлъякшина.

 

Автор:Ләйсән Якупова