Башкортстан Кинематографистлары берлеге Русия киносы көнендә Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына тормышка ашырыла торган "Башкортстанның яшь киносы" кинолабораториясе" проектын тәкъдим итә.
Билгеле булганча, республикада яшь киноны үстерү өчен берьюлы берничә пунктны үз эченә алган проектка 5 миллион сумга якын акча бүленгән.
Проект өч этаптан торачак: «Карлугас» онлайн-кинолабораториясе, «Карлугас» Бөтенрусия воркшоп-кинофестивале.
"Башкортстанның яшь киносы" проектын тәкъдир итү барлык теләүчеләр өчен 27 августта 19.00 сәгатьтә Ике фонтан мәйданында узачак. Безнең кинематографистлар Динара Әбдрәшитованың «Гильза», Вадим Вәлиуллинның «Террорчы» һәм Рамил Габделхаковның «Җир сүзе – Онлайн» проекты кысаларында төшерелгән кыска метражлы дебют фильмнары, шулай ук Айнур Әскәровның «Ел гаиләсе» комедиясе трейлеры күрсәтеләчәк.
Шулай ук Уфа халкы һәм башкала кунаклары проектны оештыручыларга, әйдәп баручы кино эшлеклеләренә сораулар бирә, Уфа режиссерлары базасы өчен киновикторинада һәм кастингта катнаша ала.
Үткәрү вакыты: 2021 елның 27 августында 19.00 сәгатьтә.
Үткәрелү урыны: Уфа шәһәре, Ике фонтан мәйданы.
Тулырак мәгълүмат 89273355935 телефоны буенча - Катрина Душанбаева.