+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 август 2021, 07:35

"Сез дә ямаулы кием кидегезме ул?"

Зәйнәп Фәрхетдинова Инстаграмда балачагын исенә төшергән.

"Сез дә ямаулы кием кидегезме ул?"
"Сез дә ямаулы кием кидегезме ул?"
"Кечкенә чагымда минем вельвет материалдан кул белән сырып тегелгән камзулым бар иде… Әле төсен дә хәтерлим, куе яшел. Ул киемне бакчага да, уенга да, кунакка да кидертә иде әнием. Башка кием булмагандыр, замана шундый иде. Кечерәеп, тузып беткәнче, ямый-ямый бер кием кия идек. Яңа киемне саклап торырга туры килә иде. Ямау күбрәк ыштан, колготки, триколарның төбендә, күренми торган җирендәрәк була иде.

Сез дә шундый ямаулы кием кидегезме соң ул?

Ә ул камзулга килгәндә, миңа аны кигәч, нигәдер бик ышык, рәхәт була иде. Нигә рәхәт икәнен дә беләм, анысы хакында башка постта язармын, озакка китә.

«Кызым, ни киярсең икән?» — дип сорагач, әнигә кул белән ишарәлап мин шул яшел камзулга төртә идем.

Кешенең күңелендә онытылмаслык булып шундый бәхетле, истәлекле, күңелле-күңелсез вакыйга, мизгелләре уелып кала, бигрәк тә балачакның.

Ниндидер бер вакыйгадан соң алар кабат яңара..."— дип язган ул.

Зәйнәп Фәрхетдинованың әлеге постыннан соң инстачылар балачакларын искә алганнар.

Җырчыга гадилеге һәм эчкерсез булганы өчен рәхмәт белдергәннәр.

Фото: tatar-tudai.ru 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: