-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
10
Мәдәният һәм сәнгать
28 август 2021, 09:52

Коронавирустан соң Салаватның янә бер сәләте ачылган

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов концертларында тел чарлап алырга ярата. Бу гадәтен өнәп бетермәүчеләр дә бар. Ә кайберәүләр җырчы сөйләгәннәрне язып ала.

Коронавирустан соң Салаватның янә бер сәләте ачылган
Коронавирустан соң Салаватның янә бер сәләте ачылган

"Ике ел эшсез яттык бит. Әйтүе генә җиңел. Тагын бер тапкыр армиягә барып кайткан кебек булдым. Ике ел — 24 ай, 731 көн, 17544 сәгать бит ул. Минем коронавирустан соң математик сәләтләрем ачылды. Ә Альфредның хәзер бөтен белгәне кырыну, аңа чәч үсә, башына гына түгел…"

«Безнең хатыннар соңгы ике елда бик бәхетле булды. Ике ел ир белән яшәделәр бит. Күпме бала таптылар! Күпме артист үз ирләреннән бала тапты! Дүртәр балалы артистлар да бар хәзер».

«Мәхәббәт тамак туйдырмый, әмма өчпочмакны да кочаклап ятып булмый»;

«Кеше бик усал хәзер. Елый белмәгән кеше усал була ул. Тузынып елап алсаң, рәхәт була»;

«Аллаһка шөкер, өч бала үстердек, улым - чемпион. Хатыным кияүгә чыкканнан бирле миңа „картым“ ди, хәзер юраганы юш килде менә»;

«Әгәр улым Рөстәм мин өйрәткәнчә яшәсә, авызында бер юньле сүз булмас иде»;

«Ләйсәнгә: „Икебез дә бер вакытта китсәк иде“, — дигән идем. „Мин бит синнән ун яшькә яшьрәк, ничек алай?!“ — диде. Менә шулай дөресен әйтеп салды»;

«Элекке җырларны җырлап була, элекке вакытка кайтып булмый»;

«Кеше я кичә, я иртәгә дип яши. Без бүген дип яшәргә тиеш»;

«Татарлар шундый инде алар, бервакытта да үзебез өчен яшәмибез. Мин дә шундый. Бүгенге көн белән, үзебез өчен яшик әле».

Я, ничек? Килешәсезме?

Фото: "ВКонтакте"


Автор:Резида Валитова
Читайте нас: